Мөслим-информ

Чиркәү чаңы яңгырар

Элеккеге часовня урынын¬да төзелүче Аллаһ йорты¬на беренче нигез ташы 2010 елда салынган. Ул вакыт¬та буш җирдә мәһабәт бина калкып чыгар дип, берәү дә уйламагандыр. Авылдашла-рын туплап, күмәк эшкә тар¬тучы Валерий Кондратьев гыйбадәт йортында эшләрне оештыруга аеруча җаваплы карый. Сүзгә саран булса да, эшнең тәмен тоеп башкара ул.

– 1937 елга кадәр безнең Усы чиркәве иң бай чиркәүләрнең берсе булган. Бөтен ил буенча атеизм шәүләсе үрмәләгәндә, чиркәүләр ябылып, чаңнары төшерелгәндә, безнең дин йор­ты да кыенлыклар кичергән. Мәчет һәм чиркәүләрне юк итүчеләр үзләре дә рәхәт яшәмәде, анысы. Бүген без изге эшкә алындык, ахыры хәерле булсын! – ди Валерий абый.

Аның бу эшләрне башлап йөрүе, җанын-тәнен биреп эшләве аңлашыла да. Әбисенең туганнан туган сеңлесе мона­стырьда монашка булган. Дингә ышану ерак тамырлардан килә.

– Ихатаңда кечкенә генә корылма ясарга алынсаң да, төзелеш өчен бик күп чыгым­нар таләп ителә. Ә монда нин­ди зур чиркәү төзелә! Материал­лар, башка кирәк-яраклар өчен күп средстволар керде. Осталар стеналарын күтәрделәр, түбәсен яптылар. Чиркәүнең фасад өлешен эшләп бетерәсе, алтарен ясыйсы бар, буяу эшләре калып килә, чаңнарны урнаштырасы бар. Иң мөһиме – озын гомерле булсын ул. Кеше күңелендә бул­ган иң нечкә кылларга тияргә берәүнең дә хакы юк. Безнең җирлектә төрле дин, милләт кешеләре гомер кичерә: татар­лар, марилар, керәшеннәр... Диннәр төрле булса да, халык дус һәм тату яши. Дингә бәйле бәхәсләр булганы юк. Диннәр төрлелеге үзара аңлашып яшәүгә беркайчан киртә булма­ды, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.

Чиркәүнең иганәчеләре дип аерым кешеләрне әйтеп булмый. Авылдан чыккан кешеләр зур ярдәм күрсәтсәләр дә, күләгәдә калуны кулайрак күрә. “Изгелек эшлә дә суга сал” дигән әйтем бу урында бик дөрес булыр.

Валерий Кондратьев без килгәндә штукатур эше белән мәшгуль иде. Чиркәү чаңнарының да тиздән урнаш­тырыласын хәбәр итте. Аллаһ йортында барлыгы алты чаң булачак. Төрле зурлыкта булу өстенә, алты төрле тавыш чы­гарачак алар. Бүгенге көндә чаңның 10 потлысы чиркәү ко­локольнясына урнаштырылган.

Чиркәү янында трапезная да ясалган. Артык зур булма­ган әлеге бинага килеп керү белән дивардагы рәсемгә күз төшә. Стенаның буеннан буе­на ясалган манзараны Ивано­во шәһәреннән килгән рәссам Георгий башкарган. Майлы бу­яуларга күңел җылысын да са­луы әллә каян күренеп тора. Чиркәүдә ирекле рәссамнар тарафыннан эшләнгән бик күп сандагы сурәтләр, картина­лар, иконалар да бар. Җирлек халкы, төзелеш тәмамланып, чиркәүнең файдалануга тап­шырылуын зарыгып көтә.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: