Мөслим-информ

Чикләвек - урман нигъмәте

Урман чикләвеге ел да уңмый, диләр. Биш елга бер мәртәбә көттереп кенә килүче нигъмәт ул. Хәтерләсәгез, кечкенә чакта әти-әниләр белән урманга барып, капчык-капчык чикләвек җыеп кайта идек.

Бу күңелле дә, рәхәт тә шөгыльнең тәмен кем генә онытыр икән?! Кыш буе ул чикләвекне чүкеч белән ватып ашаулар… Чикләвекне идәннең чокырлы урынына куеп, бармакка да чүкеч белән суккан вакытлар аз булмады…

Хәзер чикләвек җыючы бар микән, дип тә уйлап куям. Ник дигәндә, “җиләккә яисә гөмбәгә бардым” дип әйтүчеләр бар, ә менә чикләвек җыйдым дигән кешене күргән юк соңгы елларда. Чикләвекле урманнар хәзер дә бар бит, югыйсә. Кеше хәзер заманага җайлашып бетте, җыеп мәшәкатьләнми. Кибеттән җаны теләгән чикләвекне сата да ала. Тели икән – тозлы арахис, тели икән – кешью, фундук һәм башкасын. Ләкин үз кулларың белән җыеп алганы, ни дисәң дә, тәмлерәк тә, экологик яктан чистарак та була. Табигать байлыкларын дөрес һәм файдалы итеп кулланучы Бәһиҗә апа Баһауова чикләвекне “урман десерты” ди.

– Без кечкенә чакта чикләвек җыю күмәк эш кебек иде. Уку елына әзерләнүне искәрткән вакыт иде, дисәң дә буладыр. Чикләвек сатып, китап-дәфтәрләр, язу карасы һәм каләм, башка уку әсбапларына акча туплый идек. Ашый-ашый җыеп, тамак туеп, чикләвеккә әйләнеп тә карыйсы килмичә кайтып киткән чаклар да булды урманнан. Ләкин бу урман сыен бер-ике көн үтү белән кабаттан ашыйсы килә башлый иде, – ди Бәһиҗә Баһауова.

Хәзер балалар гына түгел, өлкәннәр дә урманга бик сирәк йөри. Чикләвеккә борылып та карамый торган буын үсә. Әбиләребез, чикләвекнең әкренләп юкка чыгуында кешеләр үзләре гаепле, ди. Чөнки чикләвек үзен җыймаганга нәкъ менә кешеләр кебек үпкәли ди. Смыловка урманында чикләвек күпләп үсә, дип беләбез. Чикләвекле урыннар тагын Краснояр, Крәш. Шуран, Дусай, Яңа Карамалы якларында бар ди, урманчылар.

– Чикләвек куагын яшь чакта бик кадерли идек. Безнең буында бу караш хәзер дә үзгәрмәде. Кармак чыбыгына да жәлләп кенә кисә идек. Корыган ботакларын утынга җыеп барганыбыз хәтердә. Әти-әниләр җимеш агачларына сакчыл караш тәрбияләгәнгәдер – без чикләвек җыйганда агачны ботарламадык. Алдагы елның көзендә яңгырлар мул яуса, чикләвек ишелеп уңа иде. Көз коры килсә, чикләвеккә барып йөрмәсәң дә була. Аның уңышына нигез һәрвакыт көздән салына, – ди Мөслим урманчылыгы урманчысы Рәфил Асылгәрәев. Чикләвеккә барганда сирәк үскән чикләвеккә алданып йөрмәскә киңәш итә белгечләр. Агачның да эре чикләвеклесен эзләгез. Чөнки бер агачтагы чикләвекләр бер үлчәмдә була икән.

– Чикләвеккә барырга, аны җыярга киңәш итәм. Бик файдалы ул. Чикләвеккә ныклы әзерлек белән барырга кирәк. Муенга асып куймалы букча юнәтегез. Алай иткәндә, ике кулыгыз да буш булыр, урман сыен шул букчага җыеп барырсыз. Гадәттә, чикләвек куакларының ботаклары асылынып төшкән була. Чикләвекнең иң тәмлеләре дә нәкъ менә шунда яшеренгән дә инде. Өлгергән чикләвекне тануы авыр түгел, ул кул тию белән коелырга тора, – ди Бәһиҗә апа.  

Кайбер җирлекләрдә зурлап чикләвек спасын билгеләп үтәләр. Саба якларында бу традиция бик зур әзерлек белән үткәрелә икән. Бу көнне өстәлдәге чикләвекле сый-нигъмәтләр – ширбәте дә, прәннеге дә дигәндәй. Чикләвек өләшү гадәте дә бар. Кешеләргә никадәр күбрәк чикләвек таратасың, сиңа әҗере шулкадәр үк кайта дигән ышану да яши. Урман сые турында менә никадәр сер, никадәр мәгълүмат сезгә, мөслимлеләр! Чикләвек җыярга барыйк, әйдә!

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: