Яр Чаллады 5нче номерлы хастаханә тәрәзәсеннән пациент ханым егылып төшкән. Бу хакта беренче булып социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр иткән. Аннан соң «Татар-информ» корреспондентына әлеге очракны хокук саклау органнарында расладылар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз медицина оешмасының дүртенче катыннан егылып төшкән. Пациент ханымны табып алуга ук реанимациягә урнаштыралар, әмма аның гомерен саклап кала алмыйлар. Хәзерге вакытта һәлакәт булган урында оператив-тикшерү төркеме эшли, дип хәбәр итте агентлыкның хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Нет комментариев