Мөслим-информ

«Чаллы-Зәй» трассасында 14 кешенең үлеме өчен автобус шоферы җавап бирәчәк

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты.
Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның 2 июлендә «Чаллы-Зәй» трассасының 52 нче чакрымында, юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып, тизлеген арттыра һәм алда хәрәкәт иткән «MAN» йөк машинасына килеп бәрелә. Бәрелү аркасында, автобус ава һәм яна башлый. Салондагы 14 пассажирның (аларның Самарадан Ижауга кайтып килеше була) гомере өзелә, тагын өчесе авыр тән җәрәхәтләре ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: