Мослим

Чаңгы таягы гына димә!

Скандинавча йөрүнең – гадәти булмаган бу спорт төре шулай дип атала – хикмәтле хәрәкәт чарасы икәнен аңлаучылар бүген районыбызның һәр авылында бар.

 Тормышыбызга үтеп кергән һәр яңалыкны элегрәк гаҗәпләнеп каршы алсак, бүген гайре-табигый тоелган күренешләргә дә бик исебез китми. Урамнарда чаңгы таягын тотып атлаучылар күренә башлагач та: “Йөриләр инде шунда”, – дидек тә оныттык. Алай дию дөрес тә түгел, чөнки бу спортның төре белән шөгыльләнүчеләр хәзер гел очрап тора. Скандинавча йөрүнең – гадәти булмаган бу спорт төре шулай дип атала – хикмәтле хәрәкәт чарасы икәнен аңлаучылар бүген районыбызның һәр авылында бар. Татбүләрләр йөри, баланлыныкылар юл чистарганны гына көтә, муханлылар таяклар булдыру өстендә эшли, мәлләтамаклылар йөри...

Мөслимдә яшәүче актив яшәү рәвеше алып баручыларга, әлбәттә, уңайрак. Район үзәгендә күпме парк – рәхәтләнеп йөр. Һәм йөриләр дә. Бүген егермеләп хатын-кыз шушы ысул белән сәламәтлеген ныгыта. Бу төркемнең башлап йөрүчесе Венера Әхмәтова әйтүенчә, Мөслимдәге гүзәллеккә сокланып, урамнарны бер әйләнеп кайту гына да күп энергия бирә. 
– Кайтып керүгә арылган кебек тоелса да, без көн буе, “җир җимертеп”, үз эшләребез белән шөгыльләнәбез, – ди Роза Низамова. 
– Организм бер күнеккәч, гел чыгасы гына килеп тора икән ул. Үзеңне шулкадәр җиңел, рәхәт хис итәсең – аңлатып бетерә торган түгел, – ди Даимә Иванова. 
Скандинавча йөрүне күнегүләренең җәйләрдә туктап калуыннан гаҗиз булган фин чаңгычылары уйлап таба. Беренче мәлдә алар чаңгы таягы белән йөгерү күнекмәләре башкаралар, әмма йөгергәндә төп авырлык йөрәк эшчәнлегенә тәэсир итә, арка миенә һәм аякларга төшә.Тикшерә торгач, чаңгы таягы белән йөргәндә гәүдәнең өске һәм аскы өлешләре авырлыкны бертигез күләмдә кабул итүе ачыклана. 
Чыннан да, файдалымы, кирәкме ул фин йөреше? Белгечләр уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, сөяк авыруы аркасында дөньяда һәр өч секунд саен бер кеше имгәнә. 50 дән узгач, һәр өч хатын-кызның һәм, һәр биш ир-атның берсе шундый язмышка дучар була, ди алар. Мондый бәхетсезлек очракларын кисәтүнең төп юлы нәкъ менә скандинавча йөрү, дип тә аңлата сәламәтлек сагында торучылар. Беренче карашка спортның бик җиңел кебек тоелган бу төре белән шөгыльләнгәндә организмдагы мускулларның 90 проценты чамасы эшли. Җәрәхәтләр алганнан соң, тернәкләнүдә скандинавча йөрү таяклары култык таякларына караганда яхшырак, диләр. 
– Спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләргә кушылганчы, интернеттан скандинавча йөрүнең үзенчәлекләрен өйрәндем. Белгечләр йөрүнең төп җиһазы булган таякның үзеңә туры килүен мәҗбүри итеп куялар. Хәзер андый таяклар Мөслимдәге кибетләрдә дә сатыла. Сайлаганда үз буеңны 0,68гә тапкырларга кирәк. Таяк җиргә параллель куелган терсәккә тиеп торырга тиеш. Озыны ярамый, аз гына кыска булса, рөхсәт ителә, – ди Рәмзия Әхмәтова. 
Кызганыч, безнең җирлектә әлегә чаңгы таяклары белән хәрәкәт итүчеләр арасында хатын-кызлар гына. Скандинавча йөрүчеләргә кушылырга икеләнеп торучылар өчен тагын берничә мәгълүмат: бу йөреш үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда пульсны 10-15 тибешкә күтәрә; арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра. Ә кагыйдәләре мондыйрак: йөргән вакытта арканы төз тотарга, алга бөгелмәскә, башта табанга, аннан аяк очларына басарга. Беренче тапкыр йөрү 20-25 минуттан артмаска тиеш. Шуннан соң йөрү вакыты 5әр минутка арттырыла. 
– Һавада йөрүнең иң җайлы ысулы бу. Хәзер бит өйдә кеше күбрәк телевизор каршында, мал-туар юк, бөгелмибез, сыгылмыйбыз. Ә таякта этенеп, тизрәк атларга тырышып, йөгерү юлын берничә тапкыр урап кайтсаң, җан рәхәте. Яшьләрчә әйтсәк, фитнес бу, җитмәсә саф һавада, – ди Венера Сөнгатуллина. 
Димәк, йөрибез! Онытмагыз, гадәти йөрүдән темп аз гына тизрәк, адым киңрәк һәм кул селтәве көчлерәк булган саен организм күбрәк энергия сарыф итә, файдасы да күбрәк, дигән сүз. Иң мөһиме – даимилек. Сәламәт булыгыз! 

Гөлзәрия Шакирова. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: