Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйсез этләргә карата Мөслимдә дә чаралар күрелә башлаячак

2012 елның 13 гыйнварында кабул ителгән 9нчы санлы ТР законы нигезендә авыл җирле үзидарәләренә, шәһәр округларына чирле хайваннарны ликвидацияләү һәм кисәтү, аларны дәвалау, халыкны чирләрдән саклау буенча чаралар оештыру өчен дәүләт вәкаләтләре бирелде.

Аның нигезендә, бүген җирле үзидарәләр ветеринария берләшмәәре белән берлектә, урамда йөргән бәйсез этләргә карата чаралар күрә ала. Беренче чиратта, хуҗасыз йөргән этләр махсус служба тарафыннан тотып алынырга һәм приютта сакланырга тиеш. Ветеринар табиблар ана этләргә стерлизация ясагач, алар кире тотылган урынына чыгарып җибәрелә. Тик Мөслимдә мондый служба әлегә юк. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Василий Пискунов сүзләренчә, әлеге службаны булдыру быелгы эш планына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев