Мослим

Бәйрәм фаҗигасез узмады

9 май бәйрәме фаҗигаләрсез узды, дип сөенергә дә өлгермәдек, Баланлы авыл җирлегеннән күңелсез хәбәр килеп иреште. Бәйрәм көнне, ягъни кичә, кичке 6 белән 7 сәгатьләр арасында Баланлы авылының бер кибетендә җинаять эше кылына.

Тумышы белән Владивосток ягыннан булган бер ир-ат, сатучы аңарга әҗәткә аракы сатмаганы өчен, кибеттәге пычак белән аны казап үтерә. Вафат булган райондашыбыз 70нче елгы хатын-кыз була. Бүгенге көндә кеше үтерүдә гаепләнүче район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Тикшерү эше бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: