Быелгы 2015 ел бик уңышлы булмаса да игенчеләребез игеннәрне бик күп көч куеп җыеп алдылар

Без, мөслимлеләр, үз төбәгебезне, аның гүзәл табигатен, эш сөючән, җырга-биюгә оста һәм гашыйк кешеләр белән горурланабыз.
Мөслим - чиста авыл хуҗалыгы районы. Соңгы елларда фермерларыбыз яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек үсеп чыгалар. Дамир Шәңгәрәев, Лениза Ситдыйкова, Рәшит Сәхипгәрәев, Ирек Хәмәдишин, Разыйф Кәрамов, Ришат Сәйфуллин һ.б. бик күпләр кошчылык белән шөгыльләнәләр. Район халкына чеби, үрдәк, каз бәбкәләре сатып халык ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Фермерлар табыш алса, район бюджетын тулыландыралар.
Басу-кырларыбызда игенчеләребез тир түгеп эшлиләр. Иртә яздан туфрак эшкәртеп, ашламалар кертеп мул уңыш алу өчен тырышалар.
Быелгы 2015 ел бик уңышлы булмаса да игенчеләребез игеннәрне бик күп көч куеп җыеп алдылар. Табигатебез Мөслим районына гел яңгырлы көннәр генә китереп торды. Комбайнчылар Аллаһы Тәгаләдән аяз көннәр сорап, көч-куәт сорап ашлыкларны суктыруда зурдан-зур хезмәт куйдылар. "Нью-Холланд", "Лексион", "Кейс" комбайннарында эшләгән Наил Шәрипов, Илнар Сөләйманов, Сергей Фирстов, Илфат Әбраров, Ришат Харисов, Марат Рәхимуллин; "Полесье-1218", "Акрос", "ДОН-1500" комбайннарында иген суктырган Юрий Н.Кондратьев, Юрий И.Кондратьев, Андрей Кондратьев, Фәндәс Дәүләтов, Рифат Фазлыев һәм башка бик күп комбайнчылар игеннәрне тир түгеп үстерделәр.(Центнерларын а/х идарәсеннән сорагыз, төгәл булсын). Рәхмәт сезгә хөрмәтле терлекчеләребез, игенчеләребез, авыл хуҗалыгы белгечләре. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мисхәт Нәбивкә, инженеры Гүзәл Солтановка, баш зоотехнигы Илгиз Бәшәровка, баш агрономы Ринат , технадзор җитәкечесе Фәйрүс Минһаҗетдиновка да рәхмәтләр яусын, эшләрегез уң булсын, тормышыгыз матур, сәламәтлегегез нык булсын. Әмин.
Басуларыгызны чүп үләннәре басмасын! Үстергән игеннәребез амбарларда урын алсын, табыш китерсен. Әмин.
Флүрә Дәүләтшина,
хезмәт ветераны.
Мөслим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.2500
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.4500
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.5200
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.13400
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.11901
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.12800
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.11600
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.12200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5099902
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.382600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332001
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика