Мөслим-информ

Буыннан-буынга күчкән һөнәр

Җитәкчеме ул, гади эшчеме, сәясәтчеме, са¬бый баламы – һәркемнең иртәнге, төшке, кичке ашы бар. Ашханәдә ризыклар¬ны тәмле итеп пешекчеләр әзерли.

Әмәкәй кызы Илфира Та­зова пешекче һөнәрен оч­раклы гына сайламаган. Бу һөнәргә мәхәббәт аңа буын­нан-буынга күчеп килә. Карт әбисе дә авылның оста пешек­чесе булган. Әнисе Раушания хуҗалыктагы механизаторлар­га ашарга әзерләгән. Әнисенә ияреп йөргән Илфира басу- кырларда борыннарны кыты­клаган тәмле ашны бер генә тапкыр ашамагандыр. Авыр хезмәттән соң ризыкның ни­чек тәмле булуын, әниләре әзерләгән ашны игенчеләрнең яратып һәм рәхмәт әйтеп ашау­ларын күргән кызның да тизрәк үсәсе, әнисе кебек пешекче бу­ласы килә.

– Урта белем алганнан соң, Мөслим политехника технику­мына, пешекче-кондитер бел­гечлеге буенча укырга кердем. Укыганда ук Мөслимдәге кафе- ашханәләрдә практика уздык, эш тәҗрибәсенә остазыбыз Лилия Закировадан төшендек. Техникумда нинди генә ризы­клар пешермәдек! – ди Илфира.

Юкка гына “Пешек­че һөнәрен үзе тәмле итеп пешерергә яраткан кеше сайлый” димәгәннәрдер. Илфираның көндәлек аш-суы да бәйрәм табынына әзерләгән кебек. Ризыкны табынга бизәп чыгарырга да оста ул. Балала­ры иртәнге ботканы көтеп кенә тора. Чөнки Илфира монда фан­тазиясен эшкә җигә.

– Әниләре әзерләгән бот­каны ашап бетермичә, өстәл артыннан торып киткәннәре юк. Чөнки Илфира ботканы әллә нинди формаларга ки­тереп бүлә, җиләк-җимешләр белән бизи. Кызыбыз да әнисе һөнәрен сайлар, ахры. Ял көннәрендә бергәләп пилмәннәр, кәтлитләр ясыйлар. Улыбыз да аларга булышмакчы, – ди тормыш иптәше Максим.

Бүген Илфира Тазова “Мөслим икмәге”ндә пешекче- кондитер булып эшли. Эшендә дә бик яраталар үзен.

– Ко н д и т е р - б ул к а эшләнмәләрен бик оста әзерли. Яңа төр ашамлыклар да уй­лап таба. Эшен яратып, күңел җылысын салып башкара. Дөрес һөнәр сайлаганы әллә каян күренеп тора. Табигатьтән бирелгән сәләт бар безнең Ил­фирада, – ди хезмәттәшләре.

Илфира, республи­ка күләмендә узган бәйге- семинарларда катнашып, яңа күнекмәләр ала икән.

– Без ишле гаиләдә үстек. Алты балага ризыкны әни һәрвакыт төрләндереп һәм тәмле итеп әзерли иде. Пешекченең хәтере яхшы бу­лырга тиеш. Ник дигәндә, ае­рым төр ризыкның рецеп­тын ул үзе генә дә белә. Һәр пешекченең яратып әзерли тор­ган ризыгы була. Укыган вакыт­та туй-мәҗлесләрдә официант булып та практика уздык, төрле кафеларда эшләдек. Шуңа игъ­тибар иттем – бизәлеше ягын­нан матур итеп бирелгән ашам­лыкка караганда халык бары­бер туклыклы ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Иң мөһиме – ри­зыкка күңел җылыңны да са­лырга кирәк, – ди Илфира.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: