Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычыңны түлә дә, тыныч йокла

2014 елның ноябрь, декабрь айлары өчен коммуналь хезмәтләргә түләмәгән гражданнар, "Мөслим" идарәче компаниясе тарафыннан судка бирелеп, аларның эшләре суд приставларына тапшырылган иде.

Нәтиҗәдә, суд приставлары ике ай дәвамында 36 фатир хуҗасының әҗәтен җыеп алу белән шөгыльләнде. 533 мең сум әҗәтнең 350 мең сумга якыны җыеп алынган, калган 7 гражданның бурычы хезмәт хакыннан яисә пенсиясеннән тотып калына. Шул ук вакытта арест салырдай милке булмаган, яисә прописка буенча яшәмәүче бурычлылар да бар. Аларның эше булган милекләрен эзләп алуга җибәрелгән. Мондый күңелсез хәлләргә дучар булмас өчен, суд приставлары барлык төр түләүләрне дә вакытында башкарырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев