Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булсынга дип йөрүче җитәкче

Әлеге сүзләр Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнановка карата әйтелде. Мәгариф ветераны Гөлфәрия апа Сәлимова халык җыенында әйтте бу фикерне.

– Соңгы елларда җирлегебездә юллар төзекләндерү, су челтәрен яңарту, урамнарны яктырту һәм башка юнәлешләрдә күп эшләнде. Район һәм республика җитәкчелегенә мондый ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген кайсы гына өлкәне карасаң да, һәркайда матур нәтиҗәләр бар. Җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов – бик игътибарлы, булсынга дип йөрүче җитәкче. Халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, аңлашып эшли белә. Кайчандыр җирлектә оештырылган эшләрдә пассивлык күрсәткән авыл халкы бердәм булып, һәр башлангычка теләктәшлек күрсәтеп эшли, – диде ул. Илгиз Ханнанов җирлек белән 2015 елдан җитәкчелек итә. Октябрь, Бәкәбез, Әндереш һәм Сөякәй авылларын эченә алган җирлектә соңгы елларда күп үзгәрешләр булды, төзекләндерү, яңарту буенча күп эш башкарылды. Әлбәттә, район һәм республика ярдәме зур булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да биргәнне дә куллана белмәүче, халык әйткәндәй, “чәйнәп каптырганны йота алмаучы” җитәкчеләр дә юк түгел. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та җирлектәге уңай үзгәрешләрдә җирлек башлыгының тырышлыгы зур булуын әйтә: – Әле берничә ел элек кенә Октябрь урамнарына язгыкөзге пычракларда, явымлы көннәрдә керерлек түгел иде. Бүген авыл халкы үзе дә сизәдер: кайсы гына вакытта килсәң дә, урам юллары тип-тигез, кыш көне чистартылган була. Урамнар да якты. Җирлектә биналарны реконструкцияләү буенча да телгә алып сөйләрлек эшләр бар. Узган елларда су проблемасын хәл итүгә дә зур игътибар бирелде. Болар Илгиз Мәгъфүрҗан улының җирлек өчен, халык өчен янып йөрүче җитәкче икәнен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X