Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Безнең Чукмаргали“Мөслим” совхозының үзәгенә су колонкалары куелган иде. Тик суы гына килми. Язын су юкка зарлангач, совхоз җитәкчеләре: – Алар кышкы салкында туңганнар, җәйгә чыккач эрер, – дип өметләндерделәр. Инде җәйнең яртысы җитте, су һаман юк. Эреми генә бит колонкалар! Гади боз гына түгел, гамсезлек бозы каткандыр аларга. З. Ханова.

8 июль
Безнең Чукмаргали
“Мөслим” совхозының үзәгенә су колонкалары куелган иде. Тик суы гына килми. Язын су юкка зарлангач, совхоз җитәкчеләре: 
– Алар кышкы салкында туңганнар, җәйгә чыккач эрер, – дип өметләндерделәр. Инде җәйнең яртысы җитте, су һаман юк. Эреми генә бит колонкалар! Гади боз гына түгел, гамсезлек бозы каткандыр аларга. 
З. Ханова.  
10 июль
9 июльдә район хуҗалыкларында 4968 тонна сенаж салынды, 1315 тонна яфрак, 402 тонна кычыткан, 143 тонна витаминлы печән оны хәзерләнде. 
Ялыбыз күңелле узды
Без ХХII партсъезд исемендәге колхоз оештырган “Чайка” пионер лагерында тәрбияче Флера апа Сәфәрова, пионервожатый Галя апа Кузнецова һәм Толя абый Минкин җитәкчелегендә күңелле ял иттек. Л.Ермолаева һәм Г.Игошева апа пешергән ашларны яратып ашадык.
А.Демидова,
лагерьның отряд 
советы председателе.  
Салда сәяхәт
Марс Шабаев – мөслимлеләр өчен иң якын шагыйрьләрнең берсе. Ул берничә җәй Мөслимгә, Ык буйларына ялга һәм сәяхәт итәргә килде. Алган тәэсирләрен “Җикән камыш” шигырьләр китабы аша җиткерде. Һәм менә яңа китабы – “Салда сәяхәт”. Биш егет Ык буйлап сәяхәткә китәләр. Аларның башыннан кызык хәлләр уза.
20 июль
Лаеклылар бүләк ала
Мәктәп директорлары һәм профсоюзның җирле комитет председательләре киңәшмәсендә класс-кабинетлар оештыру буенча конкурска нәтиҗә ясалды. Физика-математика, химия –биология фәннәре буенча класс-кабинетлар оештыруда Мәлләтамак урта (директоры М.Әхмәтов, профсоюзның җирле комитеты председателе И.Хәйбрахманов), Түбән Табын сигезьеллык мәктәпләре (директоры Ш.Шакиров, профсоюзның җирле комитет председателе Ә.Шәрипҗанов) җиңеп чыкты. Мөслим, Күбәк урта, Салауз-Мухан, Тойгелде сигезьеллык мәктәпләре – икенче урында. Әмәкәй, Баек сигезьеллык мәктәпләренең класс-кабинетлар оештыру конкурсында бөтенләй катнашмаулары билгеләп үтелде.
Ә.Гәрәев,
мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр работниклары профсоюзының район 
комитеты председателе.
Сәхифәне 
Мөнирә Арсланова 
әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X