Мөслим-информ

Бу көнне Мөслимдә. Район кырларында 34687 гектарда иген урылды.

Әлеге рубрикада “Авыл утлары” газетасында 1980 елда яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

19 август

Безгә кушылыгыз

Район хуҗалыкларының барлык механизаторларына, инженер-техник работникларына, агрономнарына “Маяк” колхозының Т-4 тракторларында эшләүче механизаторлары мөрәҗәгате

Колхозыбыз игенчеләре, КПССның ХХVI съездын лаеклы каршылау өчен ярышка кушылып, югары социалистик йөкләмәләр алдылар...Хуҗалыгыбызның техника паркы елдан-ел көчәя. Хәзер кырларда төрле маркадагы 26 трактор, шул исәптән ике К-700 һәм ун Т-4 эшли. Димәк, безнең барлык мәйданның 85 процентында август аенда туңга сөрү үткәрергә тулы мөмкинлегебез бар. Беренче сентябрьгә кадәр 4615 гектар җирне бик яхшы сыйфат белән эшкәртеп куярга сүз бирәбез...

21 август

Яңа уку елына атлаганда

Укучыларның белеме сизелерлек яхшырды. Шул нигездә өлгермәүчелек шактый кимеде. IХ-Х класслардан укуны ташлаучылар саны азайды. 1979-80 уку елында район мәктәпләрендә барлыгы 5480 укучы укыган иде, шуларның 5467се прогоамма материалын уңышлы үзләштереп, алдагы классларга күчте, ә 212 укучы урта белем турында аттестат алды. Мәктәпләр арасында тулы өлгереш биреп баручылар саны артты...

З. Вәлиев,

район мәгариф бүлеге мөдире. 

23 август

Укытучыларның август киңәшмәсе

...Август киңәшмәсендә ТАССР Мәгариф министрлыгы вәкиле, педагогия фәннәре кандидаты В. А. Гайфуллин, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кабинеты мөдире З. Н. Хәбибуллина иптәшләр катнашты.

Мөслим урта мәктәбендә районның башлангыч, сигезьеллык һәм урта мәктәпләре экспонатларыннан оештырылган күргәзмә эшли. 21 августта кич район үзәгендә яшь укытучылар хөрмәтенә ял кичәсе уздырылды. 22 августта киңәшмә секцияләрдә дәвам итте. Көннең икенче яртысында Мөслим культура йортында мәктәп директорлары һәм уку-укыту бүлеге мөдирләре катнашында класс җитәкчеләре көне уздырылды. Кичен район халык мәгарифе үзешчәннәре катнашында зур концерт күрсәтелде.

26 август

Кырлар хроникасы

Оператив мәгълүматлар күрсәтүенчә, 25 августка район кырларында 34687 гектарда иген урылды, 30168 гектарда теземнәр җыеп суктырылды. 23940 гектарда салам җыеп алынды, 18374 гектарда туңга сөрү үткәрелде. Киләсе ел уңышына нигез салуда “Урожай” колхозыәйбәт эшли. Биредә соңгы бишкөнлектә дә 600 гектардан артыграк мәйдан сөреп куелды... 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: