Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Матур эшләребез бар 
...безнең район торак пунктларны төзекләндерү һәм аларның санитария торышы буенча икенче-өченче квартал эш йомгаклары белән Бөтенроссия ярышында җиңүче дип табылды һәм РСФСР Министрлар Советы, ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагына, акчалата премиягә лаек булды. Әлеге олы бүләкне соңгы дүрт елда җиде мәртәбә алдык. Бу уңышларда безнең торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәсе коллективының да өлеше бар. 
300 коммуналь квартирада 1000гә якын кеше яши. Җан башына исәпләгәндә, бер кешегә 9 кв. м. торак мәйдан туры килә. Бу – республикада иң югары күрсәткеч. Узган ел, 1620 кв. м. торак йортка капиталь ремонт үткәрелеп, план арттырылып үтәлде һәм моның өчен 46 мең сум (6 меңе планнан тыш) акча тотылды... 
М. Хәйруллин, 
торак-коммуналь 
хуҗалыгы производство 
идарәсе начальнигы. 
*** 
Эшләп үскән егетләр 
Элек бихисап күп тирес яткан урын ерактан ук каралып тора. Ул гектардан артык мәйданны били. Бик күләмле эш башкарылган биредә. Октябрь аеннан алып Фәнис Муллагалиев җитәкчелегендәге уңдырыш отряды “Правда” колхозының реконструкция ясалган культуралы көтүлекләренә һәм быел кукуруз игеләчәк мәйданга 16951 тонна черемә чыгарган... 
Р. Шәмсиев. 
*** 
Районның барлык хезмәт ияләренә “Камколхозстрой”ның Мөслим төзү-монтаж идарәсе эшчеләре, хезмәткәрләре һәм инженер-техник работниклары мөрәҗәгате 
Илебез, барлык прогрессив кешелек Коммунистлар партиясенә һәм беренче социалистик дәүләткә нигез салучы, бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы В. И. Ленинның тууына 110 ел тулуны олы тантана итеп билгеләп үтәргә хәзерләнә. Мәскәүнең алдынгы предприятиеләре башлангычына кушылып, совет кешеләре 19 апрельдә кызыл өмәгә чыгарга һәм бу көнне удар хезмәттә уздырырга булдылар. Әлеге инициатива безнең коллективта да киң яклау тапты... Быелгы хезмәт бәйрәмендә 197 кеше, 20 машина, 12 трактор катнашачак. Киров исемендәге колхозның терлекчелек комплексы, хуҗалыкара катнаш азык заводы, 22 квартиралы ике торак йорт, Түбән Табын урта мәктәбе төзелешендә һәм ярдәмче производствода 11гә якын кеше хезмәт куячак... Районыбызның барлык хезмәт ияләрен безнең үрнәкне якларга һәм бу мөрәҗәгатькә кушылырга чакырабыз... 
*** 
13 мартта “Шуган” совхозы хезмәтчәннәре истәлекле вакыйга кичерделәр. Бу көнне хуҗалыкка РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПС ның күчмә Кызыл байрагы тапшырылды. Совхоз коллективы бу югары бүләккә җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм эшнең сыйфатын күтәрү, 1979 ел планнарын уңышлы үтәү өчен Бөтенроссия социалистик ярышында җиңү яулап лаек булган иде... 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X