Мөслим-информ

Бу көнне мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Нарат Асты авылында төзелеш колачлы барды. Былтыр 500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөтчелек фермасы файдалануга тапшырылды. Озакламый заман таләпләренә җавап бирүче азык цехы эшли башлаячак. Ул азыкны тулысынча диярлек механикалаштырылган юл белән хәзерләргә һәм терлек алдына китерергә мөмкинлек тудыра. Бригада механизаторлары җылытылган гараж кабул итеп алды. Башлангыч мәктәп һәм клуб биналары яхшылап ремонтланды. Икешәр квартиралы ике йорт салуга керештек...

Күтәрелә яңа корылмалар
Нарат Асты авылында төзелеш колачлы барды. Былтыр 500 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөтчелек фермасы файдалануга тапшырылды. Озакламый заман таләпләренә җавап бирүче азык цехы эшли башлаячак. Ул азыкны тулысынча диярлек механикалаштырылган юл белән хәзерләргә һәм терлек алдына китерергә мөмкинлек тудыра. Бригада механизаторлары җылытылган гараж кабул итеп алды. Башлангыч мәктәп һәм клуб биналары яхшылап ремонтланды. Икешәр квартиралы ике йорт салуга керештек... Болардан тыш шәхси хуҗалыклар да күп һәм заманча төзи. Ел саен 7-8 йорт калкып чыга. Алар нараттан алты почмаклы итеп, өйнең бөтен буена веранда җиткереп салына. Колхоз йорт эшләүчеләргә ярдәм күрсәтә... 2 ел элек кызларга һөнәр сайлау мөмкинлеген киңәйтү, аларны авылда калдыру чарасы итеп штукатур-малярлар бригадасы оештырылды...
М. Гарипов,
прораб.   

Сөтчелеккә –
 даими кайгырту
Алда баралар
“Урожай” колхозы, Куйбышев исемендәге колхоз, Калинин исемендәге колхоз
Артта калалар
“Кызыл Октябрь”, “Алга”, “Урал” колхозлары, Киров исемендәге колхоз
Ярышта элеккечә “Урожай” колхозы алдынгылыкны тота. Хуҗалык һәр сыердан көнгә 6 кг сөт сава. Бу – узган елның шул чорындагыдан 0,3 килограммга артык. Шул рәвешле еллык халык хуҗалыгы планыннан тыш 4000 центнер продукция сатарга вәгъдә биргән урожайлылар максатларына ышанычлы атлыйлар.  
Хезмәт җиңүе
“Авангард” колхозы савымчылары сөт сатуның еллык халык хуҗалыгы планын үтәде. Барлыгы 11 мең центнерга якын продукция тапшырылды. Ул узган елның шушы чорындагыдан 500 центнер чамасы артык хәзерләнде.
А. Әюпов.

Уңган савымчы
Колхоз тормышында зур үзгәрешләр булды. Җиргә иңгән фермалар урынына заманча корылган, техник яктан яхшы җиһазландырылган тораклар калыкты. Колхозны яңартуга Наилә Шәрәфиеваның хезмәте дә күп керде. Наилә утыз елга якын фермада эшли. Яңа Сәет халкы аны тырыш, эш сөючән, уңган савымчы дип телгә ала.
Ф. Әхмәтов.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: