Мөслим-информ

Боз шаярганны яратмый!

Тиз агымлы, чишмәле сулыклар, елга кушылдыклары янында боз өстенә керү, ярылган боз читенә килү, күпсанлы бәкеләр белән тишкәләнгән боз өслегендә йөрү тыела!

Кайберәүләр үз гомеренә, бүгенге яшәешенә бармак аша гына карый төсле. Шулай булмаса, кәефсез килен кебек, бер җылытып, бер туңдырып торган көнгә ышанып, боз өстенә чыкмаслар иде. Мәлләтамактан кайтып киләм, боз өстендә ике балыкчы утыра. “Соң, тамагыгыз шулкадәр ач мениии?” – дип кычкырасы килә. Тамак ягын кайгыртудан түгел инде, яраткан гадәтләреннән арынасылары килми, иминлек турында уйламыйлар да.

Яз-көз балыкчыларның кыланмышларына хәйран калырсың. Ниндидер үҗәтлек, көчле теләк белән керәләр алар бозга. Үзегез турында уйламасагыз, сезнең өчен өзелеп торган якыннарыгыз турында булса да уйлагыз әле! Алар бит сез өйгә кайтып күренгәнче энә өстендә утыралар. Кәрәзле телефон тотмаган урыннарда бигрәк тә!

– Берничә көн дәвамында түбән температура сакландымы, сулыклар боз элпәсе белән каплана һәм кешеләрне магнит кебек үзенә тарта. Кисәтү билгеләре булса да, халык ул билгеләргә игътибар итми кебек. Гомерләрен куркыныч астына куеп, бозга балык тотарга керүче өлкәннәр дә, тимераякта шуарга яраткан балалар да шактый. Үз гомерегезне куркыныч астына куймасагыз иде. Әлегә бозның калынлыгы 5-6 сантиметрдан артмады. Боз калынлыгы 11-12 сантиметрдан артып китмичә, бозга керү бик куркыныч, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районында гражданнар оборонасы буенча әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов.

Мәктәп укучылары өчен дә кисәтүләр әллә бар, әллә юк. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. 7 сыйныфта укучы улым: “Карьерда тимераякта шуып кайттык, чүттән генә аяк төшеп китмәде” дигәч, утырган җиремдә каттым да калдым. Яңадан анда бару катгый тыела дип, кат-кат аңлаткач, улым аңлагандыр дигән фикергә килдем. Икенче көнне ул мине штурмга ала: “Әни, бөтен кеше дә бара бит, барыйм инде!” – дип, күз яшьләре белән ялына. Бәлки, боз каткандыр дигән фикердән чыгып, Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов белән элемтәгә кердем.

– Әти-әниләр, үз башларына бәла алып, балаларын карьерга тимераякта шуарга җибәрмәсен иде. Бик тирән сулык ул. Боз урыны белән генә каткан. Әле ныклап боз катарлык салкыннар булмады да

бит! Газиз балаларыгызның гомерләрен саклагыз! Ноябрь-декабрь айларында, көннәр әле бик суык булмаганда, су өстендәге боз юка һәм уалучан була. Кич һәм төнлә боз катса да, көндезге кояш астында ул эри. Калынлыгы сакланса да, ныклыгын югалта. Бу вакытта бозга чыгу куркыныч. Чөнки ул кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә булмый. Елга һәм күлләрдә бозның калынлыгы бер булса да, тыгызлыгы төрлечә. Бозда фаҗигага дучар булырга мөмкин ике категория кешеләр бар. Алар – балыкчылар һәм балалар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагы! – ди Рушан Фәрхетдинов.

– Бозга керүчеләрне контрольгә алу, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 1 декабрьдән мобиль патруль төркемнәре эшли башлаячак. Ләкин нинди генә чаралар күрелмәсен, кеше, беренче чиратта, үз гомере өчен үзе җаваплы! Саклык чараларын күрергә онытмагыз. Бер-берегезне коткарам дип, бозга керү – юләрлек. Аның өчен таяк, бау куллану дөресрәк булыр. Гадәттә, һәркем машинасында трос йөртә. Боз астына төшүчене коткарганда аны да файдаланып була. Тик машина керерлек булсын өчен бозның калынлыгы 25 сантиметр булырга тиеш. Махсус юл кичүләре булмаган урыннарда автомобиль белән бозга керү, гомумән, тыела. Кагыйдә бозучыларга саллы гына штрафлар да каралган. Кагыйдә бозган өчен гомерегез белән түләргә туры килмәсен, – ди Ленар Фәрхетдинов.

“Урау юлны кыскартам”, “балык тансыкладым”, “бозда шуам”, “күңел ачам” дип, гомерегезне кыскарта күрмәгез! Бозлы суда барысын да мизгелләр хәл итә.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: