Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Борынгы да, заманча да син, Сабантуй!

Бәйрәмебез бүгенге көндә милли йөзен шактый гына югалтты төсле. Ул бәйрәмнән бигрәк спорт уеннарына әверелә бара.

Егерменче гасыр азакларында дөньяда бер төр шаукым – глобальләштерү дулкыны йөгереп узды. Тормышыбызның бер генә өлкәсенә дә кагылмыйча калмаган ул хәлләр халыкларга, аларның гореф-гадәтләренә һәм дә милли бәйрәмнәргә дә шактый йогынты ясады. Гомер-гомергә сабантуйлар татар-башкорт бәйрәме булып саналды. Җөмһүриятебездә бик уңышлы узган дөньякүләм спорт форумнары – универсиада һәм футбол чемпионаты кунаклары өчен әзерләнгән тамашаларда милли аерымлыклар сизелмәде дә. Җирле халык белән рәхәтләнеп бил дә алыштылар, капчык белән сугыш уенында да теләп катнаштылар. Башларын катыкка чумырып, табак төбеннән акча да эзләделәр кунаклар. Борынгы бабаларыбыз мирас иткән Сабантуй инде бар милләтләрнең дә уртак җәүһәренә әйләнгән, ләбаса! Алдан фаразлаганча, бәйрәмебезне ЮНЕСКО исемлегенә дә теркәп куйсалармы! “Бераз шикләндерә дә үзе. Бәйрәмебез бөтенләйгә үк “кулдан ычкынмасмы”?

Бәйрәмебез бүгенге көндә милли йөзен шактый гына югалтты төсле. Ул бәйрәмнән бигрәк спорт уеннарына әверелә бара. Гади генә бер мисал: Сабантуйның төп тамашасы – көрәш батырларына әллә ничәшәр миллионлык приз, чит ил автомобильләре бирелә хәзер. Чәчәктән-чәчәккә очкан кенәриләр шикелле, батырлар шул призлар артыннан чабышалар бүген. Чыш-пыш итеп, сарафан радиосы колактан-колакка хәбәр тарата: кайсы Сабантуйларга ниндирәк автолар куелган һәм бәяләре күпмелек? Шушы да булдымы чын, гадел көрәш?! Бервакыт матбугатта шаккаткыч хәбәр басылды. Абсолют баш батыр “сезон”да көрәшеп сигез иномарка откан! Нәтиҗәсен үзегез ясагыз инде. 
Хәзер уй-фикерләребезне бәйрәм мәйданнарына күчерик. Мәйданга җыелган халыкка гына карагыз әле. Кигән киемнәре берсеннән-берсе затлырак, төрлерәк һәм стильлерәк. Әбекәйләрнең, киләчәкне юрап: “Болында чәчәкләр бетеп, тулаем халыклар өстенә күчәр”, – дигәннәре рас киләме? Болар халкыбызның бүген күпкә җитешрәк яшәгәнен күрсәтмиме? Мәйдан читенә тезеп куелган автотранспортның ниндиләре генә юк?! Ул ризык муллыгы! Акча янчыгың гына чыдасын. Бер дә ялгансыз сөйлим: биредәге һәр кешегә – берәр машина, һәр икесенә берәр автолавка туры киләдер. Мәйданда тезелешеп утырган халык өстендә, рәшә уйнатып, ниндидер зәңгәрсу мираж эленеп торганына игътибар итәсездер. Җил дә мәйданга таба искәндә читтәрәк тезелешкән шашлык кыздыру урыннарыннан яну продуктлары исе таралып, канцерогенлы сөрем газлары кунакларның борыннарын “иркәли”. Тамашачыларның кайберләренә бу “хуш исләр” бөтенләй ярамый, югыйсә. Аз гына булса да аларның да хәлен аңлау зарурдыр, минемчә. Аннары учакта куырган шашлык кисәкләре күпчелек дуңгыз итеннән әзерләнә. Үзем дә элегрәк иң тәмле ит продуктлары – казылык һәм шашлык ишеләр – бары тик почык борыннардан гына әзерләнәдер дигән фикердә идем. Дөреслектә термик эшкәртү узмаган ул продуктларда суалчаннар һәм дистәләрчә төр куркыныч паразитлар саклануын да онытмаска кирәк. Зирәкнең дә зирәге булганнар бит борынгы бабаларыбыз. 
Күп төбәкләрдә Сабантуйларны авылларга мөмкин кадәр якын урыннарда уздыруны өстен күрәләр. Өлкәннәр өчен дә уңайлы. Иминлек, ут-күздән саклану мәсьәләләрендә дә бу карар бик тә актуаль. Кечерәк авылларда тамашалар, торак йортларга терәлеп дигәндәй, ындыр артларында уза. Ямь-яшел чирәмле сукмаклардан гаиләң белән җәяү, гәпләшеп, мәйданга чыгулар – үзе бер гомер! Кайберәүләр никтер һаман мәйданга тимер атларына утырып, дөньяны тузанга батырып чыгуны өстен күрәләр. Ирексездән, кабарып пешкән бәрән итләре, ипекәй, кортлы май, җиләкле чәй кебек йорт ризыкларын төенчеккә төйнәгән әткәй-әнкәйләр итәгенә тагылып, бернинди машинасыз, тузансыз бәйрәм мәйданнарына барулар рәхәтлеге хәтердә яңара. Җиләкле чәйләр дигәнемә бераз аңлатма бирәм. Элек Сабантуйлар, Татарстан бәйрәменә туры китерелеп, айның 20-25ләре аралыгында уза иде. Җәйләр иртә килгән елларда, җиләкле чәйләр эчәргә тәүге урман-кыр нигъмәтләре өлгерә башлый иде. 
Бер уңайдан инде ничә дистә еллар җанны тырмап торучы хәлләр турында да сөйлим әле. 1961 елда грандиоз акча реформасы булды бит. 1, 2, 3 тиенлек вак акчалардан калганнары тулаем әйләнештән алынды. Җаныкайларым, тормышларының очын-очка ялгарга тырышулары булгандыр инде. Күрше Кәчти авылыннан марҗа әбекәйләр үзләре әзерләгән көнбагыш, тозлы кыяр-кәбестә, квас ише сый-нигъмәтләрен “уфалла” арбаларында бәйрәмгә сатуга алып килә иделәр. Без, “орчык буе, сары томшык” малай-шалайлар, әйләнештән чыккан 5, 10, 15, 20 тиенлек акчаларны аларга “төртеп”, үзебез дә аңламыйча, өстебезгә никадәр гөнаһ җыйганбыз. Акыл тешләребез күптән чыгып коелган бүгенге көндә шул мәрхүм булган әрвахлар рухыннан һәм Аллаһыдан без – юләрләрне ярлыкауларын сорыйм. 
Якынлашып килүче Сабантуйлар һәркайсыбызга да киләсе елларга кадәр сакланачак бәйрәм рухы, күңел көрлеге, матур хатирәләр генә калдырып, исән-имин узсын! 
Тимерхан Шәрәфетдинов. 
Баек.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: