Мөслим-информ

"Агромастер" РФ бүләген алды

“Агромастер” җитештерү компаниясе Мәскәүнең “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә узган “Агросалон – 2018” халыкара авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә катнашты.

“Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов тагын бер бүләккә лаек булды. Күптән түгел “Агромастер” җитештерү компаниясе Мәскәүнең “Крокус Экспо” күргәзмә үзәгендә узган “Агросалон – 2018” халыкара авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә кысаларында Россия Федерациясенең сәнагать һәм сәүдә министрлыгы бүләкләрен тапшыру тантанасы да узды. Әлеге тантанада компаниянең генераль директоры Илгиз Зәкиян улы Исламовка авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерүдә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен РФ сәнагать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: