Мөслим-информ

Бөкрене төрмә төзәтерме?

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң әнисе янына юл тотты Ришат. Әбиләре янында кышкы каникулны үткәргән бәләкәчләре дә сагындырган. Тормыш иптәше Гүзәл төштән соң үз машинасында юлга кузгалган иде. Ришатның төнге сменадан чыкканын көтеп торырга вәгъдә бирсә дә, түзмәгән, авылга юл тоткан... Тиздән, бик тиздән якыннарын күрү уе белән татлы хисләргә бирелгән егет ашыкмый гына кайтты.

Күпмедер ара үткәч, Актаныш-Мөслим юнәлешендә юл читендә туктап торган машинаны күрде Ришат, янында кешеләр дә шәйләнә. Юлда бер-береңә ярдәм итү кирәклеген аңлаган ир бу тирәдән тыныч кына узып китә алмады. Машинасыннан чыкты. Төнге сәгать унике. Битләрне чеметүче салкын аякларга, бөтен гәүдәгә күчә дә, бөтен тәнне, җанны өшетеп ала.– Егетләр, ярдәм кирәк түгелме? – диде Ришат.Эре адымнар белән аңа таба килүче ир аның туктавы бик урынлы булуын, ярдәм кирәклеген әйтте. Сүнеп калган машиналарын этеп кабызырга кирәк икән. Берсүзсез ризалашты Ришат. Чит ил машинасы кабынырга гына ашыкмады. Инде этә-этә хәлдән тайгач, Рафис (төнге танышы үзен шулай дип таныштырды) Ришаттан үзләрен Мөслимгә илтеп куюны таләп итте. Авылына 5-6 чакрым тирәсе генә калган иде. Бәләкәчләрен, хәләлен күрермен дигәндә генә менә бит, көтелмәгән мәшәкать килеп чыкты. “Ярый, өйдәгеләргә генә әйтеп чыгам да кире әйләнеп киләм”, – диде Ришат. Мондый җавапны көтмәгән Рафис аны бугазыннан эләктереп алды да:– Хәзер үк! Ишеттеңме?! – дип үкерде. Килешергә теләмәгән ирне тукмарга да тотынды. Аннары кесәсеннән кәрәзле телефонын тартып алды һәм Ришатны кар өстенә болгап атты. Рафисның кешене мәсхәрәләвен карап торган ике иптәше аны туктатасы урында үзләреннән дә “өлеш чыгардылар”. Ришатның типкәләнмәгән-сугылмаган урыны калмады. Шунда Рафисның башына гениаль идея килеп, ул барысына да машинага утырырга кушты. Машина йөртү таныклыгы түгел, стажы, хәтта машина йөртү тәҗрибәсе дә булмаган, үз гомерендә бер тапкыр гына машина йөртеп караган егет руль артына үзе утырырга булды! Үлемем шушында икән дип уйлаган Ришатны да, ай-ваена карамыйча, машина салонына төртеп керттеләр. Балаларга алынган бәйрәм пакетлары ертылып, алардан мандариннар коелды. Сабыйларга дигән күчтәнәчләрне машина тәрәзәсеннән болгап аткан Рафиска бу гына аз тоелды, ахры. Ул, машинадан чыгып, пакетларны таптый-таптый сикерде дә руль артына утырды. Күзе машина көзгесе янындагы козырекка төште. Юлга кузгалыр алдыннан гына банк картасыннан салдырылган 10 мең сум акчаны бөгәрләп, кесәсенә тыкты. Бозлавык юлдан зур тизлектә чапкан машинаның гына чит кешене тыңлыйсы килмәде. Рафис борылышта идарәне югалтты, машина юл читенә төшеп капланды...Исереккә ни булсын диләрме әле?! Төнге юлдашлар Ришатны машинадан үрмәләп чыгу белән тагын кыйный башлады. Нәрсә өчен кыйнаганнарын гына аңламады ир. Ләкин бер-бер хәл кылмаганда, башының исән калмасы көн кебек ачык иде. Теге өчәүнең үзара әйткәләшеп китүе Ришатка кулай гына була. Басу буйлап йөгереп тыны бетсә дә, туктамыйча алга чапты. Арттан куучыларның эзенә басып килмәүләренә тәмам инангач та, хәл алырга туктамады. Көрткә бата-чума өенә кайтып егылды. Бераз хәл алгач, 02 номерын җыйды. Көч-хәл белән вакыйгаларны сөйләп бирде һәм урынга ауды. Кадерле кешеләре янына кайтып өлгерүе кыйналган урыннарның авыртуын да баса төште.Бу вакытта Рафислар төркеме, Ришатның машинасындагы магнитола һәм флешканы эләктереп, узгынчы машинага утырып, Мөслимгә юл тотты. Җен ачулары кабарган, туңып күшеккән Рафисның сугышырга кычытып торган куллары өенең ишеген ачканда төнге сәгать өч була. Үги әтисенең үгет-нәсыйхәтен аяк астына салып таптауны нормаль күренешкә санаучы егет ата кешенең сораулы карашын күрүгә үк аңа йодрыгы белән китереп сукты да, битен яңаклый башлады. Рафисның әнисе Нәсимә, үзенә эләкмәсен дип, өйдән чыгып китү ягын карады.– Кая машина ачкычы? Бир, тиз бул! Югыйсә, үтерәм үзеңне, кабәхәт! – дип кычкырды Рафис.Ике яшеннән, үз баласыдай якын күреп, тәрбияләп үстергән 20 яшьлек үсмердән мондый сүзләр ишетү авыр иде ата кешегә. Кабат кыйналудан куркып, әти кеше гараж ишеген ачарга чыгып китте. “Барасы җиреңә үзем илтермен. Исерек килеш руль артына утырма! Син бит машина да йөртә белмисең, балам...” дигән сүзләрне колагына да элмәде Рафис. Әтисенең ай-ваена карамыйча, машинага утырып чыгып та китте. Кеше-фәлән бәрдерә күрмәсен, куркыныч җинаять эшләмәсен дип, әтисе район эчке эшләр бүлегенә шалтыратты, булган хәлләрне бәян итте. Машина йөртү таныклыгы һәм тәҗрибәсе булмаган егет, билгеле, ерак китә алмады. Ихаталарыннан чыгып, 500 метр ара уздымы, юкмы – әтисенең өр-яңа “Жигули”е юл читенә төшеп тәгәрәде. Полиция хезмәткәрләре аны нәкъ шул минутларда кулга алырга өлгерде. Рафис, кылган гамәлләренә әз генә дә үкенү хисе белдермичә, гаебен өлешчә танып, урланган әйберләрне тикшерүче өстәленә бушатты да үз кулы белән гариза язды. “Явка с повинной” була инде, ягъни. ...Судта аны яклаучы дәүләт адвокаты күпме генә тырышмасын, Рафисны судан коры чыгара алмады. Моңа кадәр дә кеше талаган һәм урлашкан өчен ике ел утырып чыккан, иректә тагын куркыныч гамәлләр кылып, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән 20 яшьлек егетне акларлык бер генә дәлил дә юк иде. Кеше талаган, кыйнаган, урлашкан, кеше машинасын рөхсәтсез алып киткән һәм аңа шактый зыян китергән өчен җәза шактый каты иде. – Гыйзетдинов Рафис Рәсим улы РФ Җинаятьләр кодексының 161, 166, 158, 325 маддәләре буенча җинаять җаваплылыгына тартыла. Билгеләнгән җәзаны өлешчә кушу нигезендә һәм бүгенгә кадәр тәмамланмаган шартлы рәвештә хөкем итүне дә өстәп, суд аңа 3 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы билгели. Әлеге вакытны Рафис Гыйзетдинов гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырырга тиеш...Хөкемдарның сүзләре суд залының стеналарыннан кайтаваз булып Рафисның колагында бик озак яңгырады. “Тагын шунда барасы... Ачлы-туклы, режим буенча яшәргә...” дип уйлады Рафис. Республиканың Югары Судына кассация бирү, ничек тә бу җәзадан котылу уеннан аны адвокаты туктатты:– Нишлисең син?! Болай да бик җиңел котылдың! Сине аклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Ә менә утырасы елларың артырга мөмкин!Колониягә озатылганчы Рафис сак астында булачак. Җәмгыять һәм кешеләр өчен куркыныч дип табылган егетне иреккә чыгарып җибәрүне кирәк дип тапмадылар. Йөрәк парәсе булса да, Нәсимә апа да ничектер җиңел сулап куйды. Тагын дүрт елга якын тыныч тормыш көтә. Ә аннары... Барысы да яңа баштан кабатланыр, ахыры. Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр...(Исемнәр үзгәртелде).

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: