Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхеткә юл салып

Метрәйдә яшәүче Фәйрүзә һәм Илгизәр Мусиннар гаиләсе – авылның иң тыйнак, гади гаиләләренең берседер. Хәләл хезмәтләре белән үз дөньяларын корып, үрнәк гаилә булып яшәп яткан көннәре. Өй түрендә –чәчләренә чал йөгергән кадерле әби һәм әле күптән түгел генә дөньяга килгән сабый. 

Әти дә, әни дә идем... 
Рәзинә апа – Метрәй авылы кызы. Каршы йортларда гына яшәгәнгә, мин аны кечкенәдән яхшы хәтерлим. Бик тә сабыр, тыныч холыклы, ипле булды ул. Улы Илгизәрне дә ялгызы үстерде күрше апабыз. Әти-әниләребез: “Бигрәкләр дә тәртипле, эшчән малай булды. Рәзинәнең йөзенә бер дә кызыллык китермәде,” – дип, Илгизәрне гел мактап кына тора иде. 
– Илгизәрем кызлар кебек бик йомшак табигатьле, итагатьле булды. “Тегеләй булма, болай итмә” дип, тәрбияләргә вакыт бар идемени ул чорда?! Улыма әти дә, әни дә булдым. Сарыкчылыкта эшләгәч, кайтып әбәд ашарга да ара калмый иде. Илгизәргә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килде. Мин кайтуга малларны карап куя иде, соңрак ашарга да пешерә башлады, – ди Рәзинә апа. 

Җиде ел очрашу... 
Егет үсеп буйга җитә. Мәхәббәтен дә читтән эзләми – авылдашы Фәйрүзәне мәктәптә укыганда ук үзенә гашыйк итә. Тугызынчы-унынчы классларда Мөслимгә йөреп укыйлар. Илгизәр мәктәптән кайтканда Фәйрүзәсен велосипедына утырта да оча гына Метрәйгә. Янәшәңдә сөйгәнең утырып кайтсын да, ничек очмыйсың ди!? Кыз егетне армиягә озата, аның кайтуын дүрт күз белән көтеп ала һәм, ниһаять, очрашып йөрүләренә җиде ел тулганда туй итәләр. 
– Илгизәрнең холык-фигылен өйрәнгән идем инде. Ул бик акыллы, тәрбияле булды. Әни белән икебезне дә бертигез күрде. Гомергә күпләп мал-туар, кош-корт асрадык. Бүген дөньябыз җитеш, мул тормышта яшибез икән, болар – Илгизәрнең гаилә башлыгы буларак куйган тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әни белән 34 ел бергә яшибез. Безнең аның белән кычкырышу түгел, хәтта сүзгә дә килгәнебез юк бугай, – ди Фәйрүзә апа. 
Өч дистә елдан артык парлы гаилә сукмагыннан бергә атлый алар. Фәйрүзә апа, 37 ел Метрәй авылы балалар бакчасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Бүген дә бакчада еш күрергә туры килә аны. Тәрбиячеләрнең берәрсе укырга, яки ялга китсә, җитәкчелек аңа мөрәҗәгать итә. Бүген инде бакчада ул тәрбияләгән балаларның онык-оныкчыклары йөри. 

Әбием дә, әнием дә 
бар минем... 
Алинә – бу йорттагы иң яшь килен. Мусиннарның төпчек уллары Айнур белән 2017 елда гаилә корды алар. Бүген инде үзләре – әти-әни. Күптән түгел генә, зур шатлык булып, нәни Айназ дөньяга килде. Бүген йортта сихри бер тынычлык һәм илаһи матурлык хөкем сөрә. Ике бианай янына килен булып килгән Алинәне тыңлыйк: 
– Әбиебез дә, әти белән әни дә мине беренче көннән үк «кызым» дип каршы алдылар. Бу гаиләдә бер береңә хөрмәт һәм ярату тигез бүленгән. Әби белән әни, чәйләр куеп, тәмле ашлар белән көтеп алалар безне. Хәзер инде нәни улыбызны карарга булышалар. Без, яшьләр, барысын да белеп бетермибез бит. Әни һәр нәрсәне җайлап кына аңлата, өйрәтә, киңәшләрен бирә. Ә оныкларын алар кебек өзелеп яратучы тагын бар микән?! Әти-әниебез ике улларында да матур сыйфатлар гына тәрбияләгәннәр. Мин үземне иң бәхетле килен һәм хатын-кыз дип саныйм. 
– Киленнәрем барысы да бик әйбәт. Илнур белән Айнур аларны яраткан икән, без ничек аларга каршы килик? Шөкер, Наилә дә, Алинә дә бик булганнар. Балаларыбыз тигез яшәсеннәр, бәхетле булсыннар, дип теләкләремнән калдырмыйм. Бүгенге тормышымнан бик канәгать, – ди гомер юлында нинди генә авырлыклар күрсә дә сынмаган Рәзинә апа. 
Әйе, бәхеткә юлны һәркем үзе сала. Бәхетле булуның әзер рецепты да, кагыйдәсе дә юк. Үз бәхетен әле бүген дә таба алмаганнар өчен Мусиннар гаиләсе – иң матур үрнәк. Биредә сез бәхет белән күзгә-күз очрашырсыз. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X