Мөслим-информ

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре ярдәмендә Татарстанда 103 кеше уттан коткарылды

2016 елдан бирле республикада 49 янгын хәбәрчеләре эшләп китү очрагы теркәлгән.

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре ярдәмендә Татарстанда 103 кеше уттан коткарылды. Бу хакта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
«Тулаем алганда, 2016 елдан бирле республикада 49 янгын хәбәрчеләре эшләп китү очрагы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 103 кеше коткарылган. Алар арасында 43 бала бар иде», — дип сөйләде Трущин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: