Мөслим-информ

Әбиләр бала карыймы, яки бурычыбызны ничек түләрбез?

Лилия Шәймиеваның "Әбиләр нигә бала карамый?" исемле язмасын укыгансыздыр. Язмага карата фикерен белдерүчеләр дә булды. Тик, ни кызганыч, яшьләр Лилиянең фикерен куәтләгәндәй итте, Флера апа Дәүләтшинаның язмасы аклану кебек яңгырады. Әбиләр нигә бала карарга тиеш соң әле ул?!Әти-әниләр безне карап үстергән бит инде. Еласак - юаткан, ашаткан-эчерткән, тәрбия биргән, укыткан!...

Лилия Шәймиеваның "Әбиләр нигә бала карамый?" исемле язмасын укыгансыздыр. Язмага карата фикерен белдерүчеләр дә булды. Тик, ни кызганыч, яшьләр Лилиянең фикерен куәтләгәндәй итте, Флера апа Дәүләтшинаның язмасы аклану кебек яңгырады.

Әбиләр нигә бала карарга тиеш соң әле ул?!Әти-әниләр безне карап үстергән бит инде. Еласак - юаткан, ашаткан-эчерткән, тәрбия биргән, укыткан! Шуның өстенә алар әле оныкларын да карарга тиеш икән бит! Сорау туа: декрет ялы әни кешегә ни өчен бирелә соң? Ашыгыч төстә йомыш белән каядыр барырга туры килгәндә әниләр ярдәмен тәкъдим итми калмый. Тик аларның да олыгаюын һәм бүген инде безнең аларны тәрбияләргә тиеш булуыбызны онытмыйк әле, җәмәгать! Әниләр үз бурычын үтәгән бит инде. Безне аякка бастырган! Ә без әниләр алдындагы бурычыбызны ничек түләрбез?!

Өлкәннәрне "виртуаль дөньяга чумган" дип әйтү дә дөреслеккә туры килми. Дөнья көтә алар! Без - балаларын борчымыйм дип, бәрәңгесенә кадәр үзләре алырга мөмкин. Эштән бушамыйлар! Һаман да безне кайгыртулары: борчу-мәшәкатьләрдән азат итәргә телиләр. Буш вакытларында бер-берсенә ярдәм итә, хәлен белә, бәйләм бәйли әниләребез. Балаларын оек-бияләйләр белән сөендерә. Аеруча активлары "Сүнмәс дәрт"тә шөгыльләнә, газетага мәкаләләр яза.

Ә без әниләребезнең, кайтып, хәлен белергә дә җай таба алмыйбыз. Әниләренең хокукларын даулап, хөкүмәт органнарына, район хакимиятенә мөрәҗәгать итүчеләр бар. (Кайгырталар, янәсе.) "Хокук даулап" дигәч тә, өлкән яшьтәге апа-абыйларны беркем дә рәнҗетми анысы. Хөкүмәтебез дә кайгырту күрсәтә. Сугыш ветераннарына да, аларның тол калган хатыннарына да билгеле бер өстенлекләр, ташламалар каралган, ярдәм күрсәтелә, бушлай фатирлар да бирелә. Тик фатирда яшәүчеләре генә сирәк. Торактан нигездә балалар, оныклар куллана. Шул ук вакытта: "Әнинең (әбинең) торак шартларын яхшыртасы бар. Түбә алыштырырга яки нигезне ныгытырга кирәк", дип хөкүмәттән ярдәм сорарга да тайчанмыйлар. Әбекәйләр исә пенсия акчасына оныкларын киендерә. Үзләренең хәтта бер кап чәйгә дә акчасы калмый. Кыйммәтле машинада йөргән, кәттә йортларда яшәгән хәлдә әти-әниеңне соранырга мәҗбүр итү килешми.

Дөрес аңлагыз, мин хөкүмәтнең өлкәннәргә ярдәм күрсәтүенә каршы түгел. Тик безне кеше иткән әти-әнигә беренче ярдәмне без - балалар күрсәтергә тиеш түгелме, җәмәгать? Кайтып булышасы урында, бугаз киереп, әти-әниеңә хөкүмәттән ярдәм таләп итү берәүне дә бизәми.

Римма Афзалова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: