Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Рус Шуганда традицион Качману үтте

Ел да 18 нче гыйнвардан каршы төндә православие халкы Крещение – Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Рус Шуган авылындагы бәкедә халык су коена.

 Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты. Ел да 18 нче гыйнвардан каршы төндә православие халкы Крещение – Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Рус Шуган авылындагы бәкедә халык су коена. Бу көнне алар тәннәренә сихәт, җаннарына шифа алабыз, гөнаһлардан арынабыз, чирләрдән арынабыз дип ышаналар. “Бик борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүдә гыйбәдәт кылдылар һәм төнге 12 сәгатьтән соң, бәкедә су керә башладылар. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә бәйрәм көнендә исә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия дибез. Шунысы могҗизага тиң – шушы көнне җыелган су күпме вакыт торса да бозылмый, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X