Мөслим-информ

Бүген Мөслимдә волейбол ярышлары бара

Ярышларда 11 команда катнаша.

 Ярышларда 11 команда катнаша. 11 команданың тугызы – Мөслимнән! Әлмәт һәм Актаныш районнарыннан да командалар бар. 
Ярышларны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин катнашты. Ул спортчыларга уңышлар теләде. Ярышларның спонсоры Руслан Галиевның бүген туган көне икән. Альберт Робертович, Русланны котлап, истәлек бүләге тапшырды. 
Ярышлар ике урында бара. Спортзалларның берсе – “Яшьлек” спорт комплексында, икенчесе политехника техникумында урнашкан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: