Мөслим-информ

Безнекеләр матур сайрый

“Сандугач сайрар илем” регионара конкурс-фестивалендә Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары җиңүгә иреште.

Гүзәл Галиева классында белем алучы Азалия Хафизова – беренче дәрәҗә лауреат исеменә, Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Нияз Нургалиев, Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында шөгыльләнүче Камилә Шәкертҗанова дипломга лаек булдылар. Укучылар “Рухият” фонды тарафыннан әзерләнгән ял итү программасында катнашты, конкурсантлар белән танышып, тәҗрибә уртаклашты, югары үрләр яулаган сәнгать ияләре белән якыннан аралашты.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: