Мөслим-информ

Безгә шунда яшисе

Туган җирен чүплеккә әйләндерүчеләр һаман да бар икән әле.

Мин инде чүплекләр темасын яптык, дип уйлаган идем. Төзекләнгән, тагын да яшелләнгән туган ягыбызда санкцияләнмәгән чүплекләр калмады, дип белә идем. Ник дигәндә, авылларда да махсус техника белән чүп җыю оештырылды. Санкцияләнмәгән чүплекләр юк ителеп килә, алар урынына агач-куаклар утыртыла. Баксаң, туган җирен чүплеккә әйләндерүчеләр һаман да бар икән әле.

Игенче авылы территориясендә Ландыш һәм Фәнүс Шәймәрдановларның фермер хуҗалыгы эшли. Терлекчелек белән шөгыльләнә алар – атлар үрчетәләр. Шул максаттан җирлектә дүрт гектарга якын җирне арендага алганнар. Тик бүген әлеге территория чүплеккә әйләнеп килә. Шәймәрдановлар ясаган дип уйлый күрмәгез, фермерлар чүпне килешү нигезендә Мөслимнең каты көнкүрешләр полигонына илтә. Чүплекне шушы җирлектә яшәүчеләр ясаган. “Халык белән сөйләшеп тә, аңлатып та карадык, – ди Ландыш. – Файда юк. Тавыш күтәрүчеләр дә, җикеренүчеләре дә табыла!”

Биредә элек тә чүплек булган. Җирне арендага алгач, фермерлар, чүплекне эттереп, урынын җыештырып куйганнар. Тик чүп түгү генә тукталмаган. Ни генә юк биредә: төзелеш, көнкүреш калдыклары, бакчадан чыккан чүп-чар, тирес! (Тиресне җыеп, яндырып, бакчага ашлама өчен тотарга да була, югыйсә!) Йорт хайваннарының үләксәләрен дә ташларга тайчанмаганнар! Авыру тарала дип тә курыкмый халык. Әллә уйлый белмиме? Ярый, Шәймәрдановлар Мөслимдә яши. Алар башка территориядән дә җир алырга, эшләрен башка җирдә дәвам итәргә мөмкин. Игенче халкына бит шунда яшисе! Халык ясаган чүплектән ерак түгел чишмә ага. Фаит Шәймурзин төзекләндергән ул чишмә әлеге территориядән астарак, уйсу җиргә урнашкан. Уйлап карасаң, яңгыр, кар сулары чишмәгә агып төшә бит. Җирлек халкы шушы суны эчә! Аннан онкология яки башка авыруларның нигә шулай күп булуына гаҗәпләнәбез!

“Экологлар ел саен шелтә белдерә. Чүп түгүчеләргә штраф та салып карадылар”, – ди фермерлар. “Штраф салдырттың” дип, фермерларның каравылчы өен дә яндырганнар. Кеше беренче чиратта гаепне үзеннән эзләргә тиеш, югыйсә. Тиешсез урынга чүп түккән өчен штраф салачаклары көн кебек ачык бит! Нинди дә булса чиргә тарысалар, “бозым ясады” диярләрме икән?!

Хайван тиреләре, үләксәләр ташланган урынга төлкеләр дә еш килә. Узган ел Игенчедә котыру авыруы да табылган иде. Сәбәбе һаман да шул – чүплек. “Безнең малларга, песиебезгә кадәр төрле авыруларга, шул исәптән котыру авыруына каршы вакцина ясалган”, – ди Шәймәрдановлар. Тик бит төлкеләр авылга да төшәргә мөмкин.

Халыкта “Чүпләмәгән җирдә чиста”, дигән әйтем бар. Чүпләп, соңыннан җыештырудан ни мәгънә, янәсе. Чүпне өеңнән, ихатаңнан читкә илтеп аттың да эш беттемени?! Басу-кырлар, болын, су буйлары – барысы да безнең җирлек, без яшәгән территория бит! Шул һаваны без дә сулыйбыз, суын эчәбез, шушы җирдә икмәк үстерәбез. Безгә алга таба да шунда яшисе! Шул хакта онытмасак иде.

Римма Афзалова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: