Мөслим-информ

Бездән нинди ташламаларны яшерәләр? (ИНФОГРАФИКА)

Безнең илдә тиеш булган ташламалар да, матди ярдәм төрләре дә шактый, әмма күпләребез алар турында белеп кенә бетерми, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Җаваплы кешеләр әйтеп-аңлатып торуны кирәксенми, ә халык рәсми документларны тикшерергә иренә, хәтта билгеле бер төр ташламалар барлыгы турында башына да китерми. - Илдәге ташламаларның барысы да диярлек...

Безнең илдә тиеш булган ташламалар да, матди ярдәм төрләре дә шактый, әмма күпләребез алар турында белеп кенә бетерми, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Җаваплы кешеләр әйтеп-аңлатып торуны кирәксенми, ә халык рәсми документларны тикшерергә иренә, хәтта билгеле бер төр ташламалар барлыгы турында башына да китерми. - Илдәге ташламаларның барысы да диярлек халыктан килеп ирешкән гариза нигезендә күрсәтелә. Ягъни җитәкче исеменә гариза язып, үзең ярдәм сорамыйсың икән, сиңа беркем дә китереп бирмәячәк, - диделәр безгә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. Шуңа күрә халык күзеннән һәм колагыннан бераз читтәрәк калган, әмма һичшиксез тиеш булган ташламалар турында тәфсилләбрәк аңлатып язарбыз. Балаларга Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган балалы гаиләләрдәге 16 яшькә кадәр малай-кызлар өчен (әгәр яшүсмер гомумбелем бирү учреждениесендә укыса, 18 яшькә кадәр) айлык пособие түләнә. Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда аның күләме - 295 сум, ялгыз ананың баласына - 782 сум, хәрби, чакырылыш буенча хәрби хезмәттәге кешенең улына-кызына, алимент түләүдән качып йөрүченең баласына 442 сумны тәшкил итә. Моннан кала, шулай ук җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, өч яшькә кадәрге һәм хроник авырулары булган, яшәү урыны буенча сырхауханәдә амбулатор учетта торган сабыйлар табиб рецепты буенча сөт ризыклары һәм катнашмалар белән тәэмин ителергә тиеш. Моның өчен социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Закон буенча, яңа туган һәр сабыйга бушлай аптечка да каралган. Аңа марганцовка, тамызгыч (пипетка), марля, термометр һәм башка кирәкле әйберләр керә. Бу хактагы мәгълүматны педиатр җиткерергә тиеш булса да, ни өчендер, әйтми калуны кулайрак күрә. Шунысын да истән чыгарырга ярамый: аптечканы сабыйга бер ай булганчы ук алырга кирәк. Моның өчен участок табибына баланың туу турындагы таныклыгын, медицина иминиятен һәм әти-әнинең паспортларының күчермәләрен тапшырырга кирәк. Яшь әниләр белеп торырга тиешле тагын бер ташлама бар. Ул - өч яшькә кадәрге сабыйларны (күп балалы гаиләләрдә - 6, инвалидларга 18 яшькә кадәр) бушлай дару белән тәэмин итү. Менә монысыннан чыннан да бик сирәкләр генә хәбәрдар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре аңлатканча, әлеге дарулар исемлеген Татарстанның Министрлар Кабинеты бюджет мөмкинлегеннән чыгып билгели. Закон буенча, әлеге ташлама турында педиатр әйтергә, исемлеккә кертелгән дарулар белән таныштырырга һәм аларны махсус бланкка язып бирергә тиеш. Дарулар исемлеген Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан да карарга мөмкин. Анда, мәсәлән, инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен - амоксициллин, азитромицин, синтетик бактерияләргә каршы - сульфацетамид, эчәклекләрнең эчке тирәлеген торгызу өчен - бифидумбакте, энтерол, сулыш алу органнарына тәэсир итә торган недокромил, витаминнардан никотиновая кислота тәкъдим ителгән. Әниләргә Балалары булган гаиләләр салымны азрак түли. Аны әни дә, әти дә (икесе дә!), уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр алырга хокуклы. Әлеге ташлама яшүсмергә 18 яшь тулганчыга кадәр бирелә. Әгәр ул уку йортының көндезге бүлегендә укыса, 24 яшькә кадәр алырга мөмкин. Салым чигерүе беренче һәм икенче балага - 1400 сум, өч һәм аннан соңгыларга - 3 мең, инвалидка 12 мең сум тәшкил итә. Әгәр ир яки хатын ялгыз, яисә тол калса, баласын ялгыз тәрбияләсә (баланың туу турындагы таныклыгында атасы турында мәгълүмат күрсәтелмәгән булса), яки парның берсе салым чигерүеннән язма рәвештә баш тартса, бу сумманы икегә тапкырларга кирәк. - Бу - кайтарырга мөмкин булган акча түгел. Әлеге суммадан керемгә салына торган 13 процент салым тотылмый дигән сүз. Мәсәлән, өч балалы әнигә айлык ташлама күләме түбәндәгечә исәпләнә. Сезнең айлык хезмәт хакыгыз 30 мең сум, ди. Шуннан өч балага (1400+1400+3000) 5800 сумны чигерәбез. Һәм 13 процент салым шуның калганыннан алына, - дип аңлата белгечләр. Дөрес, чикләү дә бар. Салым чигерүе хезмәткәрнең еллык кереме 350 мең сумлык чиккә җиткәнче генә бирелә. Болардан кала, закон буенча, түләүле медицина хезмәтеннән файдаланган яки дарулар сатып алган һәркем салым чигерүенә хокуклы. Пенсионерларга Бөтен пенсионерлар (шул исәптән эшләүчеләр дә) бер фатирга, бер йортка һәм бер гаражга милек салымыннан азат ителә. Моннан файдалану өчен салым хезмәтенә гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр пенсионерның ике фатиры булса, түләргә теләмәгәнен күрсәтү яхшырак. Моннан кала, өлкән яшьтәгеләргә Пенсия фонды аша бирелә торган ташламалар шактый. Мәсәлән, пенсионерларның 50 категориясе - айлык акчалата түләү (ЕДВ), 12се - өстәмә матди ярдәм (ДМО), 7се өстәмә айлык матди ярдәм алырга хокуклы. Мәсәлән, II-IV дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденына яки СССР (Россия) дәүләт премияләренә лаек булганнарның пенсияләренә өстәп 16 мең сум акча бирү каралган. Әмма дәүләт бүләкләре алу турында Пенсия фондына шунда ук хәбәр итәргә кирәк. Соңрак гариза язган очракта, компенсация түләнмәячәк. Пассажирларга Җәйге ял сезонына кердек. Ә Россия курортларында ял итәргә теләүчеләрнең күпчелеге поездда баруны кулайрак күрә, шуңа күрә кайбер хокукларыгызны да белеп тору комачауламас. Ерак юлга хәрәкәт итә торган поездларда биш яше тулмаган бер балага (аерым урынга утырмаса), ә биш-ун яшьлек балаларга билет сатып алганда 65 процент ташлама каралган. Озатып баручыдан шулай ук өстәл уеннарын - шашка, шахмат, домино, ә кайбер поездларда китап та сорап алырга мөмкин. Эшчеләргә Күп кенә кешеләр үзләренең эш хокуклары турында да белеп бетерми. - Әгәр сезнең эш көнегез нормага салынмаган булса, отпускка кимендә өч көн өстәлергә тиеш. Шулай ук 14 яшьтән кечерәк балалары булган кешеләр тулы булмаган эш көненә дә күчә ала. Сабыена өч яшь тулганчы, әни командировкага барудан, өйгә өстәмә эш алудан, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләүдән баш тартырга хокуклы, - ди юрист Сергей Саурин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: