Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без чиксез рәхмәтлебез

– Без инде өлкән яшьтә. 16 мартта сараебызга ут капты. Янгынны күргәч, яныбыздан узып киткән цистерналы машина кире борылып килеп, шоферы янгынны сүндерә башлый.

Суы беткәч, шофер егет тиз генә җитәкчелегенә шалтырата да якындагы буадан цистернасына яңадан су тутырып килә һәм янгын сүндерү машиналары килеп җиткәнче янгынга үрләргә ирек бирмичә тора. Шофер егет тырышлыгы белән йортыбыз исән калды. Ә коткаручыбыз, исемен һәм кайда эшләгәнен дә әйтмичә, китеп барды. Без аның Минзәлә районы “Промнефтесервис” корпорациясе эшчесе Салават Сәлахов икәнен белдек. Салаватка – 24 яшь, сезнең районның Шуганка авылында туган, армиядә хезмәт иткән, әле өйләнмәгән. Ул: “Мин нәрсә эшләдем соң, бөтен нормаль кеше шулай эшләр иде”, – ди. Бәладән
коткарган Салаватка, аны игелекле, тыйнак итеп тәрбияләгән әти-әнисенә без чиксез рәхмәтлебез.
Салаватка сәламәтлек, эшендә уңышлар, әйбәт тормыш юлдашы табуын, шулай ярдәмчел кеше булып
калуын телибез.

Гөлсирә һәм Рафаэль Хәбибуллиннар, Башкортостан, Туймазы районы Чукадыаш авылы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев