Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер күрешү - бер гомер

“Сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара”, дип җырлыйлар. Читтә яшәгән кеше туган як кадерен күбрәк белә шул. Мин дә табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан, җанга якын сөекле Баегымны гомерем буе сагынып яшәдем. Шуңадыр да Баек мәктәбендә директор булып эшләүче сабакташым Фәридә Госсамова сабакташлар белән очрашуга чакыргач, күңелем үземнән алда туган авылыма, якташларым янына очты.

Шатлыклы да, моңсу да булган очрашу мизгелләре йөрәк түрендә сакланган иң нечкә, иң җылы хисләрне кузгатты. Мәктәп балаларының, сабакташларның, укытучыларыбызның безгә багышлап җырлаулары, курай моңнары күңелләрне нечкәртте.

 Кадерле укытучыларыбыз Фәния апа Хафизова, Фидания апа Ганиева, Әскыя апа Шәмгунова, Нурсинә апа ШәйхәйдароваЛатыйпова, Тәзбирә апа Заһидуллина-Шәрипова, Вәзирә апа Вафина, Халисә апа Гәрәева, Наилә апа Гарипова-Галиева – һәркайсы йөрәкләрдә уелып калырлык җылы чыгышлар ясады. Гүя, еллар аша үтеп, кыңгыраулы мәктәп елларына әйләнеп кайттык. Мәктәпне тәмамлавыбызга 38 ел узганнан соң, бу фидакарь җаннарның кадере, дәрәҗәсе никадәр зур икәнен тагын да тирәнрәк аңладык. Алар һәркайсы безнең хакта күңелләрендә бары тик яхшы хатирәләр генә саклаган. Хәтта безнең шуклыкларны да, тәртипсезләнгән чакларыбызны да кызык итеп кенә искә алдылар. Мәктәп тарихында гөрләп торган, үтә дә бердәм, тырыш, намуслы класс булуыбыз турында сөйләделәр. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле остазларыбыз! Сабакташларыбыз да төрле якларга таралган. Инде 55 яшькә җиткән, тормышта үз юлларын тапкан, хезмәт иткән өлкәләрендә уңышларга ирешкән хөрмәтле кешеләр булып җитешкәннәр. Матур гаиләләр корып, балалар үстергәннәр. Хәтта әби-бабайлар булырга өлгергәннәр.

Бәхетле балачагыбыз һәм үсмер елларыбыз үткән мәктәпнең бүген дә гөрләп эшләве, мәктәп бинасының, тирә-юненең төзек, пөхтә булуын күреп, күңелләр шатланды. Мәктәп директоры-сабакташыбыз Фәридә Госсамованың туган мәктәбебезнең абруен югары тоту өчен зур хезмәт куюы тагын бер горурлык өстәде. Бу очрашуны оештырган өчен Фәридәбезгә, аның хәләле Илсур Госсамовка, сабакташларым Гөлфинур Салиховага, Лиза Шакирҗановага, аның хәләле Рамилгә күңел түремнән чыккан олы рәхмәтләремне җиткерәм. Аллаһ Раббыбыз тагын да шатлыклы күрешүләр насыйп итсә иде!

Рушания МИНСӘГЫЙРОВА (МУЛЛАГАЛИЕВА).

 Болгар.

Фото – Баек мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X