Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд залыннан. Ялгышлар кабатланмасын

Бер мәртәбә дә суд эскәмиясендә утырмаган Илнур белә Ринат хөкемдарны күрү белән комачтай кызардылар да, башларын түбән иделәр. Суд залының рәшәткәле тәрәзәләре аша залга төшкән саран кояш нурлары да аларга шелтәле карыйдыр төсле тоелды. 

       ...Ул көнне алар үзләре эшләгән агрофирманың машина-трактор паркы территориясендә кыңгыр планнарын тормышка ашырдылар. Вакытлыча эшкә җәлеп ителгән егетләр парк ихатасында торган “Дон-1500” комбайнының редукторын сүтеп алырга уйлады. Башка эшчеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, Ринат тирә-юньне күзәтте, ишегалдын себергән булып, дустын “саклады”. Илнур исә бу вакытта өеннән алып килгән ачкыч белән редукторны сүтте. Эшләрен төгәлләгәч, редукторны машина багажнигына салып алып киттеләр...
       Бәясе 28 мең сумга якын булган әлеге аппаратны сатып, тиз генә баерга уйлады алар. Ләкин хыяллары чынга ашмый калды. Вакытлыча эшкә кергән әлеге егетләрдән соң әйбер югалу җитәкчелектә шик уятты. Каракларның эзенә төшү дә авырлык тудырмый. 
       ...Суд залы. Трибунада хөкемдар суд карарын укый: Илнур Галәев белән Ринат Фазлыевны эшләгән гамәлләре өчен гаепле дип табарга һәм һәрберсенә 2500 сум күләмендә штраф түләттерү җәзасын бирергә.
       Әбисе белән генә яшәүче Илнур җиңел сулап куйды. Аның тәрбиясендә әбисе дә бар бит! Ничек ул моны оныта алды?! Әгәр дә аларның беренче мәртәбә җинаять кылуларын исәпкә алмаган булсалар, бу төр караклык өчен аларга, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә каралганча, 5-10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү билгеләнгән булыр иде. Төркем белән эшләнгән җинаять, кеше милкен урлау, алдан уйланган план буенча, законсыз чит кеше территориясенә керү... Санап үтелгәннәрнең барысын бергә кушсаң, шартлы рәвештә генә иректән мәхрүм ителеп булмасы көн кебек ачык. Ләкин хөкемдар, гаепле якның яклаучысы сүзләренә таянып, егетләрнең эшләгән гамәлләре өчен ихластан үкенүләрен, үз гаепләрен тулысынча тануларын, китерелгән зыянны тулысынча каплауларын исәпкә алып, җәзаның “йомшаграгын” билгеләде. 
       Бүген егетләр даими эш урыннарына урнаштылар. Ләкин кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый диюләре дөрестер. Караклык өчен хөкем ителгәнен белгән хезмәттәшләре алар янында акча янчыкларын да, документларын да иркенләп ачып карамаска тырыша. Илнур эшсез булганда да, хезмәте өчен акча ала алмаган чакларда да яшәү өчен әбисенең пенсиясе дә җитә иде, югыйсә! Ләкин тиз генә баю теләге аны чит кеше милкенә үрелергә мәҗбүр итте. Әлеге гамәле аркасында үзенә ышанган дусларын да, яраткан кызын да югалтуы өчен ул үзен беркайчан да гафу итмәячәк. Кешенең энәсенә дә кызыкмаган, гомер буе хәләл көч белән тормыш иткән әбисе оныгының җинаять юлына басуын бигрәкләр дә авыр кичерде. Бүген Илнур дусларының, әбисенең ышанычын кире кайтару өчен барысын да эшләргә әзер. Тик бер киселгән икмәк кире ябышырмы?        

       Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев