Реклама
Юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы райондашларыбыз саны кимеми, ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Бер атна эчендә генә 98 беркетмә төзелгән, шуның икесе - исерек килеш руль артына утырган өчен. Ике исерекнең берсе - кабаттан руль артына утырган ир-егет. ДАИ штрафларын вакытында түләмәгән 12 кешегә дә беркетмәләр төзелгән. Димәк, аларның штрафлары ике...
Юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы райондашларыбыз саны кимеми, ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Бер атна эчендә генә 98 беркетмә төзелгән, шуның икесе - исерек килеш руль артына утырган өчен. Ике исерекнең берсе - кабаттан руль артына утырган ир-егет. ДАИ штрафларын вакытында түләмәгән 12 кешегә дә беркетмәләр төзелгән. Димәк, аларның штрафлары ике мәртәбә арта яисә шоферның үзенә 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнә яисә инде 15 тәүлеккә кадәрле сак астына алына. Ел башыннан штрафларын вакытында түләп өлгермәгән 47 райондашыбызга беркетмә тутырылып, аларның 5се 15 тәүлек административ сак астында утырып чыкканын хәбәр итә районның ДАИ хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз