Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем һәм хәзинәләр сарае

Белем һәм хәзинәләр сарае булган район үзәк китапханәсе җәй көннәрендә гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра, якты тәрәзәләре китап укучыларны һәрчак үзенә тарта.

Ишекне ачып керүгә, сезне ачык йөзле китапханәче кызлар – Миләүшә Кашапова һәм Гүзәл Исәнбаева каршы ала. Хәл-әхвәл сорашкач, сезгә нинди мәгълүмат кирәклеген ачыклагач, кызлар китапханә заллары буенча алып китәрләр. Мондагы чисталыкны, матурлыкны күреп таң каласың! Китапханә заманча зәвык белән җиһазланган. 
Уку залында китапханәче Гөлсирә Вафина каршы алыр. Гөлсирә – оста рәссам. Биредә якташ язучыларыбыз турында мәгълүмат тупланган, аларның әсәрләре һәм алар турында библиографик материаллар урнаштырылган. 
Үзәк китапханә 76 исемдәге газета-журнал алдыра. Аларны һәр китап укучы файдалана ала. Хезмәт күрсәтү бүлеге һәм балалар бүлеге китапханәчеләре вакытлы матбугатта чыккан материалларны даими рәвештә укучыларга һәм балаларга җиткереп баралар. 
Китап эшкәртү бүлеге мөдире Гөлнара Минһаҗева яңа китапларны, Казанга барып, үзе алып кайта. 2019 елда 1405 исемдәге китап кайтартканнар. Бүлек китапханәчеләре Дилбәр Кашапова һәм Альбина Васильева, яңа китапларны эшкәртеп, картотекалар тутырып, аларны үзәк китапханәнең төрле бүлекләренә һәм авыл китапханәләренә озаталар. Эльза Демидова китапханә яңалыкларын интернет челтәренә тарата. Библиограф Рәзилә Софеева, кирәкле мәгълүматларны туплап, тематика буенча картотеканы тулыландырып бара. Кирәкле мәгълүматны ул минутында табып бирә. 
Китапханәдә эшләүче интернет-зал район халкына бушлай хезмәт күрсәтә. Биредә һәркем үзенә кирәкле материаллар белән таныша ала. Нинди генә матур чаралар үткәрелми биредә?! 
Китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова – сәләтле, тырыш кыз. Ул китап пропагандалауның бүгенге көн таләпләренә туры килгән яңадан-яңа алымнары белән эш итә. 
Якташ әдипләребез Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Лилия Садриева, Роза Хәбибуллина, Илүсә Нәбиуллина иҗатына багышланган кичә-очрашуларның һәрберсе җанга үтеп керерлек матур итеп оештырылган иде. Язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина, Башкортостан язучысы Айгиз Баймөхәммәтов һәм Венер Исхаков белән очрашулар да китап сөючеләр күңелендә җылы хисләр уятты. Г. Тукай туган көненә багышланган шигырь бәйрәме дә балаларда матур тәэсирләр генә калдырды. Китапханәдә 2016 елдан бирле “Йолдызга – 10 сорау” проекты эшли. Мөслимгә концерт программасы белән килгән татар эстрадасы артистлары белән очрашулар китап сөючеләр күңеленә хуш килә. 
Бүгенге көндә үзәк китапханә кайнап яши дисәм дә, ялгыш булмас. Яңадан-яңа идеяләр туып тора, район халкы өчен кызыклы массакүләм чаралар һәрдаим оештырыла. Күптән түгел узган “Кулыма китап алам” бәйгесендә дә райондашларыбыз бик теләп катнашты. 21 көн дәвамында татар әдипләренең әсәрләрен укып, аларның өзекләрен Инстаграм челтәренә куючылар үзәк китапханәнең истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. 
Бөек Ватан сугышын чагылдырган юбиляр китаплар буенча әзерләнгән “Квест-уен”ны да китап укучылар бик яратып кабул итте. “Кояшлы Ык” ял итү зонасында узган “Китап корты” исемле әдәби фестиваль бер кешене дә битараф калдырмады. Аны район китапханәчеләре гаилә белән ял итәрлек итеп оештырган иде. 
Китапханәче кызларыбыз китап тарату, уку залларында күргәзмәләр оештыру, китап укучылар конференцияләре, кызыклы очрашулар, кичәләр үткәрү белән генә чикләнмичә, төрле түгәрәкләр, клублар да оештырганнар. 
Әлфия Измайлова җитәкләгән “Картаймагыз әле, ветераннар” клубына да, Моряк Йосыпов җитәкләгән “Буыннар очрашуы” клубына да китапханәчеләр һәрвакыт ярдәм итәләр. Бергәләп төрле чаралар оештыралар. Китапханәдә кул эшләре түгәрәге эшли. Төрле чаралар үткәргәндә китапханә хезмәткәрләре бүлмәне чиккән сөлгеләр, картиналар белән бизи. Аларның кул эшләре сокланып туймаслык. Кыскасы, китапханәне курчак өе кебек карап торырга да, кичә-очрашулар, күргәзмәләр уздырырга да, көндәлек документ эшләрен башкарырга да өлгерә кызлар. 2018 елда ТР Мәдәният министрлыгы оештырган конкурста “Заманча китапханә – мәгълүмат киңлеге” исемле проектлары да җиңү яулады. 
Китапханә белән тыйнак, акыллы Айсылу Мадьярова җитәкчелек итә. 
– Максатыбыз – төбәгебездә милли рухны, туган телебезне, татар мохитен саклау. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да яратып йөри безгә. Китап сөючеләр белән эшләве дә күңелле, – ди ул. 
Роза Низамова, 
Татарстанның атказанган укытучысы. 
Мөслим. 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев