Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда «Бәлешфест» фестивалендә иң зур бәлеш пешерәчәкләр

Фестивальне үткәрү өчен, Президент грантлары фонды 471,8 мең сум акча бүлеп бирде.


(«Татар-информ»). Башкортстанда «Бәлешфест» фестивалендә иң зур бәлеш пешерәчәкләр. Биредә сүз Гиннесның рекордлар китабына керү хакында бармый, әмма оештыручылар фестивальгә килүчеләрне әлеге милли ризыкның төрле төрләре белән гаҗәпләндерергә тырышачак, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Бәлешфест» фестивале 19 майда Бүздәк авылындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгендә узачак.

«Бәлеш - ул татар һәм башкорт халкы арасындагы дуслык, гаилә, кунакчыллык, берләшү, туганлык символы. Бәлеш, гадәттә, гаилә бәйрәмнәрендә пешерелә. Без иң якын, иң яхшы дусларны җыеп рәхәтләнеп күңел ачачакбыз. Милли ризыкларны авыз итеп карарга да мөмкин булачак», - диде проект җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.

Фестивальдә рус, башкорт, татар, чуваш, удмурт, үзбәк, немец, әрмән халкының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук милли кием-салым, кирәк-яраклар, һөнәрчелек әйберләреннән торган күргәзмә әзерләнә. Фестиваль кысаларында милли ризыклар, табын әзерләү буенча мастер-класслар, уеннар оештырылачак, төрле халыкларның сәнгать осталары катнашында концерт тәкъдим ителәчәк.

Фестивальне «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы Башкортстан халыклары Ассамблеясы һәм Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә үткәрә. 2018 елда «Бәлешфест» фестивале федераль грантка ия булды - Президент грантлары фонды аны уздыру өчен 471,8 мең сум акча бүлеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев