Мөслим-информ

“Барысы өчен дә яшәдем”

“Дәүләткә елына – 40 кило ит, “ял­гызлар налогы”, гади салым, заем, тавык асрыйсың икән – 100 йомыр­ка, сарыгың булса, сарык башы­на – өч кило йон, сыер асрасаң – 170 литр сөт... Менә шуларны түләмәсәң, төрмәгә утырталар”, – дип башлады сүзен Мәлләтамак авылында гомер итүче Бибинур Гыйлфанова.

Төн уртасында уятып сорасалар да, Бибинур апа бу саннарны ялгышмый әйтеп бирәчәк. Әйтәчәк, чөнки бу сан­нар аны гомере буе озата килгән. Бала­ларын югалту ачысыннан сукыр калган әнисе: “Синең авылдан чыгып китүеңә мин риза, кызым. Сине төрмәгә утырткан­чы үлгәнем яхшы”, – дип, юлга җыенган орчык кадәр генә кызына юкка гына хәер- фатихасын бирмәгән.

... Саба районында яшәгән Сабирҗан Юнысов гаиләсен тагын да тулылан­дырып, 1931 елда алтынчы бала бу­лып дөньяга килә Бибинур. Егерменче гасырның сугышлардан һич тынып тор­маганлыгы, сугыш җилләренең һәр гаилә ишеген шакуы барыбызга да мәгълүм. Сабирҗан Юнысов та, “аклар”га каршы хәрәкәтләр башлангач, сугышка алына һәм, агуланып кайтып, 1935 елда гүр иясе була. Бибинурның әнисе иреннән соң дүрт улын да гражданнар сугышына оза­та. Ике улы яу кырында ятып кала. Икесе, туган ягына әйләнеп кайтса да, тормыш көтәргә, физик эш башкарырга сәләтле булмый. Берсе – алты, икенчесе сигез ай­дан гүр иясе була. Сигез кешедән торган, гөрләтеп яшәгән гаиләдә өч хатын-кыз торып кала. Кайгысыннан көн саен күз яшьләре түккән ана сукырая. Тормыш йөген тарту, әнисен, сәламәтлеккә туй­маган апасын тәрбияләү кечкенә Биби­нур җилкәсенә төшә.

– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа ун яшь иде, – дип искә ала Биби­нур апа. – Безне ашлык суккан җирдән, ындыр табагыннан өйгә кайтармыйча эшләттеләр. Тәүлеккә бер мәртәбә кайнар ризык – борчак боткасы бирәләр иде, ипи юк. Кайчак суы да булмый. Төнлә дә өйгә кайтмыйбыз, эскерт астында йоклый­быз. Сукырайган әнине карауны күршедә яшәгән бөкре карчыкка тапшырдылар.

Шулай да төннәрен, барысы да тирән йокыга талгач, качып кына өенә кайта торган була Бибинур. Мич ягып, әнисенә җылы ризык әзерләп килә ул.

– Шулкадәр авыр булды ул вакытлар! – дип искә ала Бибинур апа балачак, яшь­лек елларын. – Сугыш башланган чорда ир-егетләр, яшьләр сугышка киттеләр. Балалар, әниләр, әбиләр – барысының да елап калганы истә. Ир-егетләр атлар­ны куалый. Алар артыннан, елый-елый, балалар йөгерә. Минем әтием инде ва­фат, тик мин дә башкалар белән йөгерәм. “Боларныкы да үләргә китә бит”, – дип елап чабам.

Бик күпләрнең үлү хәбәре килә. Авыл тагын балаларын сугышка оза­та. “Ул вакытта авылдагы ир-егетләр хәзергеләрдән бик аерыла иде, – ди Биби­нур апа. – Барысы да көчлеләр, беләкләре эш белән чыныккан, юан, гәүдәләр – төп кебек нык. Барысын да каһәр сугыш алды бит, алды... Моның кадәр вәхшилекне, күз яшьләрен минем башка күргәнем булмады. Киләчәк буыннарга да күрергә язмасын!”

20 яшенә кадәр туган авылында хезмәт куя Бибинур Сабирова. “Язын, басудан өшегән бәрәңге калдыкла­рын җыйганда, аяктан чабаталар өзелеп төшеп кала, язгы боз аякларны, үкчәләрне тишеп-тишеп керә. Шул хәлдә дә басуны бик күп тапкырлар урыйбыз”, – дип искә ала Бибинур апа.

“Ул чорда бер генә кешене дә читкә җибәрмиләр, авыл кешесе кулында бер документ та юк иде”, – ди Бибинур апа. Салымнарга, акчасызлыкка, ачлык-ялан­гачлыкка түзә алмагач, Бибинур, соңгы сыерын сату өчен базарга барырга дип, авыл советыннан белешмә ала. Хәрби за­водка эшкә кешеләр җыючы бер адәмгә шушы справканы биреп, паспорт ясату бәхетенә ирешә. Шулай итеп язмыш кыз­ны Урал якларына, хәрби заводка илтә. Токарь булып эшли башлый ул.

Мәлләтамак егете Миңнулла Гыйл­фанов, армия сафларына алынып, шушы заводны сакларга куелган була. Татар­стан җиреннән булган ике яшь йөрәк Урал якларында очрашып кавыша. 1955 елда яшь гаилә, Мәлләтамакка кайтып, төп йортта гомер кичерә башлый. Биш елдан яңа йорт җиткереп керәләр. Бер- бер артлы дүрт балалары – ике кызла­ры һәм ике уллары дөньяга килә. Биби­нур гомере буе колхозда төрле тарма­кларда хезмәт куя. 30 ел сарыкчылыкта, терлекчелектә эшли.

– Төшеп калганнардан түгел идем мин, – дип искә ала ул. – Сабалар бик уңган алар! Бөтен киемнәрне бәйләп, те­геп кидек. Шәлне күзне йомган килеш тә тигез, матур итеп бәйли идек. Ник ту­ганга үкенеп утырмадык, кеше җырласа – җырладык, кеше биесә – биедек. Итәк- кофталарны бер атнада – кызылга, икен­че атнада – зәңгәргә, өченчесендә карага манып кидек. Абыемнарның, әтиемнең гомерен Ходай миңа биргәндер инде. Төрмәгә утыртсалар, бу кайгыны әни күтәрә алмас иде.

Әтисе Сабирҗан үлеменнән соң, әнисе туган авылы – Түбән Шытсуда та­гын 35 ел гомер кичерә. Югары Шытсу авылына тормышка чыккан, алты бала­га гомер биргән апасы, икетуган абый­сы тәрбиясендә 1970 елга кадәр яшәп, дөнья куя.

90 яшьлек Бибинур Гыйлфанова һәр таңны шатланып каршы ала. Илебезнең – тыныч, табыннарыбызның һәрвакыт мул булуын теләп дога кыла.

Рүзилә Насифуллина.

Мәлләтамак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: