Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бармак сыры нәрсә сөйли?

Бармак сыры нәрсә сөйли? 2010 елның 27 июлендә чыккан 210 номерлы Федераль Закон нигезендә халлыка дәүләт хезмәтләре (государственные услуги) кәрсетелә башлады. ТР Эчке эшләр министрлыгы 35 төрле хезмәт күрсәтә. Шулар арасында ирекле дактилоскопия теркәве үтү хезмәте дә бар. Бу төр хезмәт күрсәтүнең үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Эчке...

Бармак сыры нәрсә сөйли?

2010 елның 27 июлендә чыккан 210 номерлы Федераль Закон нигезендә халлыка дәүләт хезмәтләре (государственные услуги) кәрсетелә башлады. ТР Эчке эшләр министрлыгы 35 төрле хезмәт күрсәтә. Шулар арасында ирекле дактилоскопия теркәве үтү хезмәте дә бар.

Бу төр хезмәт күрсәтүнең үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районындагы бүлек урынбасары, майор Элмир Шаймардановка мөрәҗәгать иттек.

- Элмир Илдусович, нәрсә ул дактилоскопия?

- Дактилоскопия - кешенең кул бармаклары очындагы папилляр сырларның урнашу үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат. Ул һәркемнең үзенә генә хас була, башкаларда кабатланмый, гомер буе үзгәрми, туган мизгелдәгечә кала.

- Тормышта бик күп күңелсез хәлләр булып тора: кешеләр хәтерләрен югалта, бәхетсез очраклар корбаны була. Документлардан башка аларның шәхесен ачыклау мөмкин булмаганда, дактилоскопия монда ярдәм итә аламы?

- Хәзерге заманда, документлары бозылса, бәхетсезлек очраклары, һәлакәтләр, су басу, җир тетрәү, янгыннар, террорлык актлары, һава һәм тимер юл фаҗигаләре булса, дактилоскопик теркәлү үткән һәр кешенең шәхесен ачыклау гарантияләнә. Хәтерен җуюдан интеккән кешеләр өчен дактилоскопик теркәлү аеруча мөһим. Кеше үзе турында нинди дә булса мәгълүмат әйтә алмаган очракта, дактилоскопия аның туганнарына гаиләнең югалган әгъзасын табарга ярдәм итә ала. Уйламаган җирдән шундый вакыйгалар килеп чыкканда, дактилоскопия мәгълүматының ярдәме бәяләп бетергесез зур була. Дактилоскопия мәгълүматы документларны яңадан торгызу, югалган балаларны, өлкән кешеләрне эзләү, гражданинның шәхесен тәңгәлләштерү буенча шактый күп мәсьәләне хәл итәргә булыша ала.Менә шуңа күрә дә дактилоскопик теркәлү гражданнар өчен мөһим һәм алар мәнфәгатен күздә тотып үткәрелә.

- Элмир Илдусович, бу процедура ничек башкарыла?

- Дактилоскопик теркәлү процедурасы сәламәтлек өчен зыянлы түгел. Ул кешенең Конституциядә язылган барлык хокукларын һәм ирекләрен саклап башкарыла. РФ гражданнарының дактилоскопик теркәлүне үз ирекләре белән үтүе 1988 нче елның 25 нче июлендәге «Россия Федерациясендә дәүләт дактилоскопик теркәве турында»гы №128-ФЗ Федераль закон белән көйләнә. Дактилоскопик мәгълүматны саклау һәм файдалану шартлары аның югалуына, бозылуына һәм рөхсәтсез файдаланылуына юл куймый. Дәүләт органнары мәгъ-лүматларның хезмәт сере режимында сакланышын тәэмин итә, ә вазыйфаи затлары, саклау кагыйдәләрен бозган һәм бу мәгълүматтан законсыз файдаланган өчен, җинаять җаваплылыгына һәм административ җаваплылыкка тартыла.

- Ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү үтү өчен нәрсә эшләргә?

- РФ гражданнарын дактилоскопик теркәү аларның язмача гаризалары нигезендә, гариза биргән көнне үк, яшәү урынындагы Эчке эшлер булеге хезметкерлере тарафыннан башкарыла. Теркәлү өчен үзең белән мондый документлар булырга тиеш: паспорт, 14 яшькә җит-мәгән балаларның туу турындагы таныклыгы, опека билгеләнү турындагы документлар.

Закон белән билгеләнгән тәртиптә акылга зәгыйфь дип танылган яки эшкә яраклылыгы суд тарафыннан чикләнгән кешеләрне, балигъ булмаган Россия Федерациясе гражданнарын дәүләт дактилоскопик теркәве аларның ата-аналары (уллыкка алучылары) яки опекуннары, химаячеләренең язмача гаризасы нигезендә һәм аларның күз алдында башкарыла.

Ирекле рәвештә дәү-ләт дактилоскопик теркәвен Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районындагы бүлегендә үтәргә мөмкин. Безнең адрес: Мослим авылы, Бакча ур., 43. Сорулар туса ТР Эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия" телефонына да шалтыратырга мөмкин - (843) 221-20-02. Ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү үтү хакында тулырак мәгълүмат ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтында да бирелгән. Аларны https://16.mvd.ru/folder/2408095 яисә http://mvd.tatarstan.ru/rus/predostavlenie-gosudarstvennih-uslug.htm. сылтамалары буенча кереп, һәркем карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X