Мөслим-информ

Балны ничек сайларга?

Сезон керде, кая карама, “бал сатам” дигән игъланнар, машинадан бал сатып йөрүчеләр күбәйде. Балның әйбәтме-түгелме икәнен аңлатучы белгечләр, әллә нинди экспресс-лабораторияләр тәкъдим итүчеләр, нәрсә кушылганын аера белүчеләр белән дөнья тулды. Кайберләрен тыңлагач, кычкырып көләсе килә.

Сезон керде, кая карама, “бал сатам” дигән игъланнар, машинадан бал сатып йөрүчеләр күбәйде. Балның әйбәтме-түгелме икәнен аңлатучы белгечләр, әллә нинди экспресс-лабораторияләр тәкъдим итүчеләр, нәрсә кушылганын аера белүчеләр белән дөнья тулды. Кайберләрен тыңлагач, кычкырып көләсе килә.

Балның сыйфатын чын-чынлап аңлатырга теләгән-нәрнең сүзенә кушылып, нәрсә әйтергә телим. Беренчедән, бу татлы продуктны авыз итәргә телисез икән, бервакытта да урамнан, таныш түгел кешедән, бигрәк тә үтеп китүчедән алмагыз. Балның тулы анализын ясарлык бернинди лаборатория дә, бигрәк тә экспресс-лабораторияләрне уйлап тапмаганнар әле. Бары тик органолептик юл белән, ягъни татып-кабып карап кына белеп була. Бернинди химик карандашлар да, башка әйберләр дә дөресен әйтми. 
Балга нидер кушу – фальсификат мәсьәләсендә. Аңа бер нәрсә дә кушмыйлар. Чегәннәр генә элегрәк, шикәрдән сироп ясап, банкаларга тулар-тулмас салып, өстенә бал агызып сатып йөри торган иде. Шикәр комы “кәпийке” чагында гына булды ул, шикәр сиробын суыртып, икенче көнне аны аертып, “бал” дип, читкә алып чыгып сатучылар. Үземнең дә бер умартачының: “Түбә калаена акча беткәч, ике капчык шикәр комы суырттым да, ике бидон бал ясап, Ижауга алып барып саттым. Шул акчага калай алып кайттым”, – дип сөйләгәнен ишеткәнем булды. Хәзер аның белән шөгыльләнүчеләр, белмим, юктыр ул. 
Контроль умарта бал вакытында безнең якта тәүлеккә алты килограммга якын артым бирә. Ул вакытта бакчага кереп колак салсаң, умарта кайнап чыккан самовар кебек төне буе гөжләп утыра: кортлар, кайткан нектарны эшкәртеп, кәрәзләргә урнаштыра. Тәҗрибәле умартачылар әйтүенчә, кортлар сигез урынга (кайсылары унсигез, ди) күчереп салгач кына шул нектар дигәне балга әйләнә. Икенче көнгә ул алты килограмм артымның яртысы юкка чыга: суы парга әйләнә. Кортлар, кәрәзләре тулгач, өстен пичәтләп куялар да, йөз ел сакласаң да бозылмый торган бал барлыкка килә. Рамның өчтән икесен пичәтләмичә торып, умартачылар рамга кагылмый. Ә урыслар беренче спаска (14 августка) кадәр алган балны хәтта хәрәм саный. 
Нәфесләренә булышканнар менә шул бал ясау процессының чылбырын өзә дә инде – кортларның урнаштырып бетергәнен көтеп тормый – балны аертып ала. Балга охшаса да, бал булмый инде ул. Шуңа да савытта тиз арада аерыла, өстенә карасу төстәге патокага тартым сыеклык чыга. Капкачын ачсаң, борынга әчкелтем ис килеп бәрелә, я чүпереп чыга. Бу очракта, сатып алган балыңны сатучының өстәленә илтеп утыртып, түләгән акчаңны кире сорап алудан башка бер нәрсә дә ярдәм итми. Әле шул ук суммада “моральный ущерб” таләп итсәң, анысын да түләргә мөмкин. Чөнки ул кылган гөнаһын яхшы белә. Кешесенә эләксә, андыйларның умарталарын саттырып бетереп, бал белән шөгыльләнүдән дә туктаталар. 
Кышка табан базарда күренгән яңа аертканга охшаган сыек бал турында берничә сүз. Бал, иртәме соңмы, төсен, консистенциясен үзгәртә, утыра. Бу процесс салкын урында – тизрәк, җылы урында озаграк бара. Иске бал өстенә салганы – тизрәк, яхшылап юып, җилләтеп салган савытта озаграк утыра. Әмма барыбер бал кристаллаша башлый, әкрен генә төсен үзгәртә, куера, ярмалана. 
Мондый балны 43 градустан кайнаррак урынга куеп эретергә ярамый – файдалы, шифалы элементлары калмый, таркала. Ни өчен 43 градус? Чөнки кортлар “инкубаторы”нда даими 43 градус җылылык булмаса, уллары чыкмый, салкынга эләгеп чыга алса да, сыйфатсыз була. Шуңа да умарта эчендә шушы температураны даими тотарга тырышалар. Җылытып эретелгән балны авызга алсаң, ком капкан кебек тойгы кала. Элек-электән андый балны аера белгәннәр. Әби патша вакытында, базарда кыш көне эретелгән бал сатучыны тотсалар, шунда ук прилавкага сузып салып, сыек чыбык белән суктыра торган булганнар. 
Һәркем базарда товарны үзе белгәнчә сайлый. Өйгә алып кайткач, банкадан банкага бушатасың икән, бал чикерткә сайраган тавыш чыгарып җырлый, ул тавыш банканың тарая башлаган җиренә җиткәндә көчәя – яхшырак ишетелә башлый. 
Бал, кортлар турында сәгатьләр буе әңгәмә корып була. Мин Америка ачарга җыенмыйм, һәркем базарда товарны үзе сайлый. Алган балларыгыз сыйфатлы, шифалы булсын! Урыс әйткәндәй, “Приятного аппетита!” 
Әнвәр Сәрвәров. 
Тат. Бүләр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: