Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышында 2 үсмер кызның эше каралды

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Анда күптән түгел генә җирлегебездә үткән яшь гражданнар форумында кабул ителгән резолюция нигезендә район үзәгендәге мәктәпләрнең укучылар үзидарәсе органнары вәкилләре - хокук сакчылары министрлыгында эшләүче укучылар да катнашты. Комиссия каравына балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәүче әти-әниләрнең эшләре тәкъдим ителде. Балалары алдында спиртлы эчемлек кулланган бер ир-ат һәм хатын-кызның тәртибе тикшерелде. Аларга кисәтү һәм административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Утырышта шулай ук 22.00 сәгатьтән соң урамда тоткарланган үсмер кызның эше каралды. Бала тәрбияләүдә үз бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен кызның әнисе 500 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

Комиссия утырышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лениза Галимова һәм Сарман аграр көллияте директоры Рәшит Кирамов мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эшенең торышы, хокук бозуларны профилактикалау юнәлешендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев