Мөслим-информ

Балигъ булмаган бала теркәлгән торакны ничек сатарга?

Гаиләдә балигъ булмаган бала булса, торакны сатканда, проблемалар килеп туарга мөмкин. Килешүләр төзегәндә, сабый мәнфәгатьләрен ничек кайгыртырга? Милек өлкәсендә баланың хокукларын яклау турында Татарстан буенча Росреестр идарәсенең дәүләт теркәүләре һәм физик затларның милекләрен күчерү бүлеге җитәкчесе Галина ГОНЧАРОВА белән сөйләштек, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.

– Милеккә кагылышлы килешүләр вакытында закон балалар хокукларын ничек яклый?
– Балигъ булмаган балалы гаилә торак сатканда-алганда сораулар еш туа. Бу өлкәдә балаларга кагылышлы барлык кагыйдәләр дә Россия Гражданнар кодексының 37нче маддәсе, 2нче пунктында язылган. Бала белән бәйле милеккә кагылышлы барлык сатып алулар, дәүләт теркәүләре бары тик опека органнары рөхсәте белән генә башкарыла. Алар беренче чиратта, фатирны сатканнан соң, балигъ булмаган баланың яшәү шартлары начараймыймы дип кызыксына. Хәзерге вакытта опека органнары килешүгә каршы булган таләпләр төгәл билгеләнмәгән. Әлбәттә, баланың хокуклары кысрыклана дип табылса, бу дәлилләнгән булырга тиеш, карарны судта кабат карау мөмкинлеге дә бирелә. Рөхсәт алынганнан соң, милек килешүен тынычлап төзергә, торакны сатарга була.

– Нинди килешүләр вакытында опека органнарыннан рөхсәт алырга кирәк?
– Балигъ булмаган баланың күчемсез милке белән бәйле килешүләр, милекне алыштыру, бүләк итү вакытында, торакны арендага биргәндә, өлешләр бүлгәндә, балалы гаиләләргә опека органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Балигъ булмаган бала исеменнән кем килешүләр төзүдә катнаша ала?
– Башта ачыклап үтик: 18 яшькә җитмәгән балигъ булмаган сабыйлар ике төркемгә бүленә, 14-18 яшькәчә үсмерләр һәм 14 яшькәчә балалар. Икенче төркемгә кергән, 14 яше тулмаган балалар өчен бары тик әти-әниләре, уллыкка, кызлыкка алган опекуннары гына килешүләрне имзаларга хокуклы булса, 14 яше узган үсмерләр сатып алуларда үзләре дә катнаша ала. Дөрес, бу очракта законлы опекун, әти-әнисенең язмача рөхсәт кәгазе кирәк. Килешүдә үсмер үз имзасын куячак, ә әти-әнисе, опекуны «риза» дип, билге куярга тиеш булачак.


– Берәү фатир сатып алырга тели ди. Милекчеләр арасында балигъ булмаган бала да булуы ачыкланса нишләргә?
– Россия Федерациясенең Гаилә кодексы (65нче маддә, 1нче пункт), Гражданнар кодексы (169нчы маддә) нигезендә балаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алынмый төзелгән килешү дөрес булып саналмый. Опека органнары рөхсәтеннән башка башкарылган килешүне өзәргә дә була.

– Балигъ булмаган бала исеменә торак сатып алырга уйласаң да опека органнарыннан рөхсәт кирәкме?
– Юк, балага милекне бүләк иткәндә, сатып алганда әлеге рөхсәттән башка да була. Чөнки бу очракта баланың милкенә зыян килми, аның яшәү шартлары начарланмый.

– Төрле хәлләр була. Әйтик, балигъ булмаган бала әти-әнисеннән аерым яшәргә хыяллана һәм торактагы үз өлешен сатарга тели, ди? Бу очракта закон кем яклы?
– 14тән 18 яшькәчә үсмер әти-әнисе, опекуны рөхсәтеннән башка өлешен сатуга килешү төзегән икән, Гражданнар кодексы буенча, ул дөрес булып саналмый. Бу очракта, Гражданнар кодексының 171нче маддәсе нигезендә, үсмердән милек сатып алган кеше аны кире кайтарырга яки шул торакның суммасын түләргә тиеш.

– Балигъ булмаган балалар исеменнән тапшырыла торган документларга аерым таләпләр бармы? Аларны теркәү ничек башкарыла?
– Милекне теркәү турындагы законда мөһим бер кагыйдә бар – балигъ булмаган баланың милкен теркәү, башка килешүләр башкару вакытында аларны нотариаль яктан раслату мәҗбүри. Нотариуста расланган документларны теркәүнең вакыты кыскартылган: әгәр документлар хокукларны теркәү органнарына язма рәвештә тапшырылса, алар өч эш көнендә карала. Күп функцияле үзәккә бирелгән рәсми кәгазьләрне тикшерү өчен биш көн вакыт таләп ителә, ә электрон формада тапшырылган документлар бер көн дигәндә теркәлә.

ЧЫГАНАК: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/balig-bulmagan-bala-terklgn-torakny-nichek-satarga

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: