Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә? - "Шәһри Казан" газетасы

Мәктәп тормышына аяк басу вакыты яңа хис-кичерешләргә бай булудан тыш, күп кенә чыгымнар да таләп итә. Улыбыз Рөстәм быел беренчегә бара. Мәктәп тормышына аяк басу вакыты яңа хис-кичерешләргә бай булудан тыш, күп кенә чыгымнар да таләп итә. Баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә соң? - дип уйланган "Шәһәри Казан" газетасы...

Мәктәп тормышына аяк басу вакыты яңа хис-кичерешләргә бай булудан тыш, күп кенә чыгымнар да таләп итә. Улыбыз Рөстәм быел беренчегә бара. Мәктәп тормышына аяк басу вакыты яңа хис-кичерешләргә бай булудан тыш, күп кенә чыгымнар да таләп итә. Баланы беренче сыйныфка әзерләү күпмегә төшә соң? - дип уйланган "Шәһәри Казан" газетасы хәбәрчесе. Акчам җәл түгел сиңа... Әлбәттә, беренче тапкыр балаңны мәктәпкә озатканда, кирәк-яракларны сатып-алу эшләренә җәйнең беренче яртысында ук тотынасың. Тик мәктәпкә кирәкле әйберләрне алу һәм формаларны сайлау өчен җәйнең икенче яртысы кулайрак. Чөнки формалар һәм мәктәпкә кирәкле башка кием-салымнарның яңа коллекцияләре, уку әсбаплары нәкъ шул вакытта сатуга чыга, сайлау мөмкинлеге дә күп була. Формаларның төсенә, моделенә килгәндә, моны мәктәп таләпләренә туры китереп аласың. Мәсәлән, Казанның без барачак 180нче полилингваль гимназиясендә «SkyLake» фирмасының малайларга - «Президент», кызларга «Сапфир» дигән моделен алырга киңәш ителде. Күп кенә мәктәпләрнең формалар сату нокталары белән килешүләре бар. Шунлыктан, форма алганда, мәктәп номерын әйтергә онытмагыз, гадәттә, форма, блузка һәм малайлар күлмәген, галстукларны 10 процент ташлама белән алырга мөмкин. Бәяләргә килгәндә, малайлар костюмы базарларда 2 300 сум торса, кибетләрдә 4200 сумга якын. Кызлар сарафанын исә базарда 900 сумга да табып була, ә кибетләрдә 1800-2800 сум тирәсе. Форма алганда, шул фирманыкын гына алырга диелмәгәндә, ярминкәләрдән алу отышлы. Мәсәлән, Казанның Сәйдәшев исемендәге һәм Химиклар мәдәният йортында ел саен төрле фабрикаларның ярминкәләре була. Монда сыйфатлы формаларны кыйммәт булмаган бәяләрдән сатып алырга мөмкин. Әлбәттә, бала дигәндә, әти-әни, акчасын кызганмый. Мәктәп формасы мәсьәләсендә дә ул искәрмә булып тормый. Форма сайлаганда бәясеннән бигрәк, аның бала өчен уңайлы булуына игътибар итегез: артык зур да булмасын, шулук вакытта әлеге форманы ике елга җиткерү дә зыян итмәс. Тик, экономиялим дип, балага дүртенче сыйныфка кадәр киярлек итеп сайламагыз! Беренче сыйныфка баручы кызларга итәк белән пиджакка караганда, сарафан кулайрак санала. Чөнки итәк өстенә чыгып аптыратучы блузканы гел төзәтеп торып мәшәкатьләнәсе булмаячак. Ел буе бер генә костюм яисә сарафан белән йөрү уңайсыз дип санаган әти-әниләргә исә, бер кат форма алганнан соң ташламалар чорын көтү дә комачау итмәс. Чөнки август ахыры, сентябрь башында формаларга - 50, хәтта урыны белән 70 процентка кадәр ташламалар ясала. Форманы - җәйдән, сумканы көздән әзерлә Узган ел мәктәп ярминкәләрендә йөргәндә, улыбыз Рөстәм үзенә ошаган сумкага барып ябышып: «Менә шушы сумканы алсагыз, мәңге бер әйбер дә сорамам һәм тырышып укырмын!» - дип вәгъдә биргән иде, шулай дип торганда, ничек алмыйсың ди инде! Әлбәттә, «сорамам» дигәне озакка булмаса да, «тырышып укырмын» дигәнендә әле өмет бар. Ә безгә моның быел бер плюсы - букча әзер булгач, 3500 сум акча янга калган төсле булды. Мәктәп сумкасы сайлаганда уртача зурлыктагыны, баланың буена карап сайларга тырышыгыз. Эчендәге бүлемтекләренә дә игътибар итегез. Чөнки дәфтәр һәм китап, кайчы һәм пластилинның букчада үз урыны була икән, балага да җыйлы, сезгә дә тыныч булачак. Сумканың бәяләренә килгәндә, базарларда бәяләр бер мең сумнан башлана, кибетләрдә 15 меңгә кадәр. Мөмкинлегеңә карап, җаның ниндиен тели, шундыен алырга мөмкин. Кибетләрдә, бу көннәрдә сыйфатлы ортопедик рюкзакларны, 50 процент ташлама белән, 2700-3700 сумнарга алырга мөмкин. Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик Бу көннәрдә республика буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бара. Күп балалы яки ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән башланган чараны төрле оешмалар да куәтләп алды. Кайбер оешмаларда балалары беренче сыйныфка баручыларга уку әсбаплары тутырылган сумка бүләк итү гадәте кертелгән. Әлеге үрнәкне быелдан «Шәһри Казан» да башлап җибәрде. Туганнар, дуслар арасында да балалары тәүге тапкыр мәктәпкә баручыларга уку өчен кирәкле бүләк бирү гадәте бар. Беренче сыйныф укучысы өчен букчаны канцелярия товарлары белән тутыру якынча 1000-1400 сум тирәсенә чыга. Әгәр букчаның эчен тутырырга өлгермәгәнсез икән, бу көннәрдә зур сәүдә үзәкләрендәге кибетләргә ашыгыгыз! Анда 4 сум торган дәфтәрләрне хәтта 40 тиенгә дә алырга мөмкин. Бер балага дүрт пар аяк киеме кирәк Аяк киеме - туфли яки ботинка бәясенә килгәндә, алар 1000-2500 сум тирәсе тора. Тик бер аяк киеме белән генә йөрү мөмкин түгел - алмаш аяк киеме дә кирәк. Аның үзенең таләпләре - асты кара булмаган, уңайлы, эсселәтми дә, туңдырмый да торган булырга тиеш. Базарларда алмаш аяк киемнәрен 800 сумга да табарга мөмкин, әгәр инде ортопедик аяк киеме сайлыйбыз дисәгез, 1800-3500 сум тирәсе акча чыгарып салырга туры килә. Физкультура дәресләре өчен кирәк булачак кедыны 600 сумга, кроссовкиларны исә 1200 сумга алырга мөмкин. Спорт аяк киеменең икесенең берсен генә сайларгамы әллә дигәндә, башта берсен генә алып торырга да мөмкин. Тик сәламәтлек дәресләрен саф һавада уздырган вакытта кроссовкилар уңайлырак булачак. Физкультура өчен кирәкле ак футболка бәясе 200-500 сум, кара шорты һәм кара лосины 400-650 сум тирәсе тора. Сәламәтлек дәресләрен урамда уздырган вакытта кирәкле булган спорт формасы бәясе уртача - 1200 сумнан башлап 2400сумга кадәр. Чәчәкләр тотып кулга Беренче сентябрьне чәчәк бәйрәме дисәң дә була. Чөнки чәчәк сату үзәкләре бу көнне 8 мартта сатылган күләмнән ким сатмый һәм бәяләр дә ул көнне кинәт кенә үсеп китәргә мөмкин. Чәчкә бәйләме сайлаганда беренче сыйныф укучысына артык зур булмаган һәм озак сусыз да торган букет (хризантема, кашкарый, георгин, циния) сайларга тырышыгыз. Әгәр розалар бүләк итәргә телисез икән, аны алдагы көнне сатып алсагыз, салкын урынга куярга онытмагыз, чөнки җылыда чәчкәләрегез икенче көнгә кадәр шиңеп бетәргә мөмкин. Әгәр үзегезнең, туганыгыз яки күршегезнең бакчасында матур чәчәкләр бар икән, димәк, бер мәшәкатегез ким дигән сүз. Безгә Рөстәмне мәктәпкә әзерләү 18 500 сумга төште, тагын өстәмә ике күлмәк бәясен дә өстәсәң, якынча 20 мең тирәсе чыга. Әлбәттә, бу һәркем өчен индивидуаль һәм һәркем үз теләк-мөмкинлекләреннән чыгып сайлый. Иң мөһиме - яңа уку елы төкле аягы белән килеп, ел ахырында сөенерлек булсын... Бәяләр Күлмәк - 1000 сум Галстук - 250 сум Букет - 500 сум Форма - 4200 сум Рюкзак - 3500 сум Аяк киеме - 2200 сум Спорт киемнәре (футболка, шорты, спорт костюмы) - 2000 сум; Спорт аяк киемнәре (кеды, кроссовки) - 1800 сум; Каеш - 250 сум; Алмаш аяк киеме - 1600 сум; Канцелярия товарлары - 1200 сум Белгеч киңәше Казанның Ф.Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Альмира Сәмитовадан әти-әниләргә киңәшләр: - Әти-әниләр дә бала тормышындагы үзгәрешләргә әзер булырга, балалар бакчасы белән мәктәпнең аермасын аңларга тиеш. Бакчада балалар иреклерәк булса, мәктәпнең үз таләпләре бар, моны истән чыгармаска кирәк. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән бала дәрес буе бер ук төрле эш белән шөгыльләнүдән арыса - торып йөри башларга, тамагы ачса - ашый башларга, гаиләсе турында сөйләргә кушсаң, сәгатьләр буе сөйләргә дә мөмкин. Менә боларны күздә тотып, әти-әниләргә җайлап кына балаларына киңәшләрен биреп, аны алдан әзерләсәләр яхшы. Шулай ук өлкәннәр арасында, «без укыганда алай түгел иде» дип, кайбер яңалыкларны кабул итмәүчеләр булырга мөмкин. Шуңа күрә ата-ана замана белән бергә атлап, үзе дә үсештә булып, һәр яңалыкны вакытында дөрес кабул итә белсә, балага да, әти-әнигә дә, мөгаллимгә дә бик җайлы булачак. Сез мәктәпкә әзерме? Ландыш Нигъмәтҗанова, эстрада җырчысы: - Быел улыбыз Әнвәр 149нчы татар лицеена беренче сыйныфка бара. Дөресен әйткәндә, әле ул һаман да балалар бакчасыннан «чыгып бетә» алмый, мәктәпкә барасын да аңлап бетерми бугай. Мәктәпкә әзерлек буенча чыгымнарга килгәндә, төгәл генә әйтә алмыйм, костюмы белән күлмәге генә 5 меңнән артык икәнен беләм. Бөтен кирәк-яракларны алып бетердек, без беренче сентябрьгә тулысынча әзер. Алия Фәйзрахманова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры артисты: - Быел икенче кызыбыз укырга керә. Чыгымнарга килгәндә, ике кызыбызны мәктәпкә әзерләү 15 мең тирәсенә чыкты. Беренче бала белән икенче баланы мәктәпкә әзерләүдә әллә ни аерма сизмәдем. Диләрәбез мәктәпкә бик теләп бара. Эльмира Галимҗанова, тәрбияче: - Мәктәпкә кирәкле спорт формалары, канцелярия товарларын алдан әзерләп куйдык. Форманы июльнең икенче яртысында алдык. Гомумән, без беренче сентябрьгә тулысынча әзер, алган әйберләр бәясе якынча 11 мең сум тирәсенә чыга. Мәктәп сайлау мәсьәләсенә килгәндә генә бераз кәеф кырылды. Әзерлеккә йөргән мәктәпкә, яшәү урыны буенча туры килмәү сәбәпле, кызымны алмадылар. Шуны бала бераз авыр кабул итте. Ияләшкән укытучысыннан һәм дусларыннан аерылу уңайсызрак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X