Мөслим-информ

Мәлләтамакта балалар мәйданчыгы ясалды

Мәлләтамак авылындагы балалар бакчасы ихатасына балалар өчен уен мәйданчыгы куелды.

Аны Казанның "КСИЛ" җәмгыяте эшчеләре урнаштырды. Әлеге мәйданчыкта балаларга уйнар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балаларны сөендергән әлеге уен мәйданчыгы халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына алынды, дип хәбәр итәләр Мәлләтамак авыл җирлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: