Мөслим-информ

Балалар китап укыймы?

Хәзер балаларның бик азы гына китапка тартыладыр. Шулай да матур, төсле китап күрсәтсәң, һәр сабыйның күзендә очкын кабына. Бүген балалар китап укыймы?

Роза Низамова, 
мәгариф ветераны: 
– Элек балалар китап укыйлар иде. Интернет заманы булгач, хәзер, бәлки, укымыйлардыр. Китапханәчеләр: “Балалар татарча китап алмыйлар”, – диләр. Бәлки, гаеп балаларда гына түгелдер. Барысы да югарыдан киләдер. Элек балаларга китаплар исемлеге бирә идек. Аннан соң укыганнармы-юкмы дип тикшерә идек. Кызыксындыра белү дә җитеп бетмидер. Әсәрләрдән матур урыннарны укып күрсәтсәң, ничек тәмамлана микән, дип кызыксынырлар иде. Классикларыбызның әсәрләре бик матур бит. Әмирхан Еникинең хикәяләре, Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы”, үзебезнең Фоат Садриевның “Таң җиле” һәм башка әсәрләре... 
Инша язу да юк дәрәҗәсендә хәзер. Татарча укымауга татар теле һәм әдәбияты дәресләренә сәгатьләр кимү дә тәэсир иткәндер. Укытучы, гаилә бергәләп тырышса гына телебезне, димәк әдәбиятыбызны да саклап кала алачакбыз, дип уйлыйм. 

Гөлназ Шәмси, 
Иске Карамалы авылы 
китапханәсе мөдире: 
– Балалар китап укый. Ләкин БДИ һәм ДЙА бирә торган сыйныф укучылары түгел. 9, 11 сыйныф укучылары китапханәгә гел килми. Алар ул елны шул имтиханнарга әзерлек белән үткәрә. Иң сөендергәне шул: балалар күбрәк татарча китаплар укый башлады. Чөнки соңгы елларда 1-7 класс укучылары өчен яхшы, матур тышлыклар белән, матур форматта татарча китаплар чыкты. Хәзер китапханәгә татар китаплары күбрәк кайта. Зурлар өчен язучылар балалар өчен яза башлады. 
Өстәмә уку исемлегендә 40 китап булса, безнең китапханәдә аларның барысын да табып була. Алмашып уку тәртибен керттек. Мәктәптә бирелгән биремнәргә интернеттан җавап таба алмаганда балалар китапханәгә килә. Димәк, кушалар икән, балалар эзләнә һәм таба. 

Максат Мәхмүтов: 
– Бала китап укысын дисәң, иң элек аның әти-әнисе китап укырга тиештер. Иртә таңнан телевизор кушып куйсаң яисә телефонга ябышсаң, балаң да шуңа тартылачак, дип уйлыйм. Китап укырга өйрәнгән балага мәктәптә дә җиңелрәк булачагын уйлап, әти-әниләр балаларында кече яшьтән үк китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышсалар, яхшы булыр иде. 

Галия Фәрхетдинова, 
мәгариф ветераны: 
– Балада китапка мәхәббәтне укый белә башлагач түгел, тирә-як дөньяны аңлый башлагач ук тәрбияләргә кирәк. Әти-әни, әби-бабай китап укырга ярата, өйдә китаплар була икән, бала үзеннән-үзе китапка тартыла. 
Балаларыма телләре ачылган вакытта “Әлифба”дан рәсемнәр күрсәтеп, сүзләр әйттерә идем. Аннан соң әкренләп шигырьләр, әкиятләр укый башладым. Оныгым Инсаф 3 яшьлек вакытта килеп керү белән: ”Әбекәй, Тукайның “Кәҗә”сен укы әле” дип, яныма утыра иде. Аларга Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен – барысын да укып чыктым. “Су анасы”н кат-кат укый торгач, 3 яшьлек оныгым, мине туктатып, яттан сөйли башлады, 25 куплетны яттан өйрәнде. Баланы кечкенәдән кызыксындырсаң, китап укый ул. 

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Фото– Рixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: