Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бакчаларына әти-әниләрнең түләүләре арту нәрсәгә бәйле?

Яңа елның гыйнвар ае, гадәттәгечә, яңа бәяләр белән "сөендерә". 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү артты, дигән хәбәр ата-аналар арасында канәгатьсезлек хисләре уятты. Ник дигәндә, ишле гаиләләрдә бу "арту" аеруча нык сизелә. Кайчак, бала авырып, бакчага бармый. Өйдә ятулар айларга сузылса да, бакчага барыбер түлисе бит! "Ике балам да алты көнлек...

Яңа елның гыйнвар ае, гадәттәгечә, яңа бәяләр белән "сөендерә". 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү артты, дигән хәбәр ата-аналар арасында канәгатьсезлек хисләре уятты. Ник дигәндә, ишле гаиләләрдә бу "арту" аеруча нык сизелә. Кайчак, бала авырып, бакчага бармый. Өйдә ятулар айларга сузылса да, бакчага барыбер түлисе бит! "Ике балам да алты көнлек төркемгә йөри. Күп балалы әни буларак, ташлама нигезендә яртысын гына түләсәм дә, мондый артулар кесә ягына шактый бәрә. Коммуналь хезмәтләрне дә исәпләп, балалар бакчасы белән бергә сигез меңгә якын акча түлибез. Кечкенәсе еш авырып тора, аны да һәр көнне йөртә алмыйм, үзем дә ныклап эшкә чыга алмыйм", - дип сөйли өч бала әнисе. Балалар бакчаларына әти-әниләрнең түләүләре арту нәрсәгә бәйле соң? Бу сорау белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидовка мөрәҗәгать иттек. "Татарстан Республикачы Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, әлеге үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанслауга чыгымнар күтәрелү, шул исәптән ризыкларга бәя үсү, балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрнең эш хаклары артуга бәйле. Моннан тыш, әти-әниләр түләргә тиешле сумма бакчаның төренә, аның эш сәгатьләренә һәм балага ничә яшь булуына бәйле. Мәсәлән, бүген иң киң таралган балалар бакчасында (бөтен яктан да сәләтләрен үстерүче) 10,5 сәгатьлек төркемдә йөрүче 3 яшьтән алып, 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр узган ел 2770 сум акча түләгән булса, бу ел башыннан әлеге сумма, 227 сумга артып, 2997 сум тәшкил итте" Балалар бакчасына түләүләр мәсьәләсе барыбер әти-әниләрдә күп сораулар тудыра. "Бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен акча түләттерү дөрес түгел бит!" - дип шалтыраткан иде "Кайнар линия"гә бер райондашыбыз. "Баланың урыны бакчага йөрмәгән очракта да саклана, түләү шуның өчен бара. Авыру турында белешмә алып килгәндә баланың ашавы өчен түләү чигерелә, әлбәттә", - дип җавап бирде Рафаэль Демидов. Бәя артуга килгәндә, барлык ташламалар һәм субсидияләр дә сакланачак. Бакчада бала карау чыгымнарының күп өлешен, төгәлрәге 70 процентка якынын дәүләт үз өстенә ала. Әти-әниләр түли торган сумманың бер өлеше кире кайтарыла (абонемент түләүдән чыгып). "Беренче балага - 20, икенчесенә - 50, ә өченчесенә 70 процент күләмендә компенсация тиеш. Әлеге компенсация, гаиләнең кеременә карамыйча, бөтен кешегә дә түләнә. Моннан кала, гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан азрак булган очракта, өстәмә компенсация билгеләнә. Керем азрак булган саен, компенсация күләме дә зуррак була. Моның өчен алты ай саен дәүләт хезмәтләре порталы аша документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, кереме җан башына 10 мең сумнан да азрак булган гаилә, баласын гадәти бакчага 10,5 сәгатьлек төркемгә йөрткән очракта, 302,4 сум һәм өстәмә 896, 4 сум күләмендәге акчаны кире кайтара. Нәтиҗәдә түләнгән 2997 сум акчадан 1198,8 сумы компенсация буларак, кире кайтарыла", - дип хәбәр итә безгә 30 нчы санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нурсибә Миңгалимова. Күп балалы гаиләләргә тиеш булган ташламаларны да беләдер әти-әниләр. Гаиләдә өч һәм аннан күбрәк балалары булганнар әти-әниләр түләргә тиеш булган сумманың 50 процентын гына түли. Шулай ук компенсацияләр дә ала алалар. Инвалид, туберкулез интоксикацияле, ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөри. Бүгенге көндә җирлегебездә 29 балалар бакчасы исәпләнә. Шуның 5се - район үзәгендәге "Кояшкай", "Ләйсән", "Карлыгач", "Миләшкәй", "Күбәләк" балалар бакчалары. Аларга барлыгы -729, авыллардагы 24 бакчага 380 сабый йөри. Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X