Мөслим-информ

Бала – төп пассажир

19-31 март көннәрендә республика буенча “Бала – төп пассажир” исемле профилактик операция үткәрелә.

ЮХИДИ инспекторлары балаларны машинада махсус утыргычсыз йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булачак. “Алты көн эчендә юл инспекторлары нәни пассажирларын махсус урындыксыз йөртүче 6 кешене тукттты. Аларга административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына 3әр мең сум штраф салынды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: