Мөслим-информ

Бабам үрнәгендә – нәсел көче

Мөслим районы Кызыл Яр авылында яшәүче кадерле бабам Әбүзәр Нуретдин улы Садертдиновка 27 октябрьдә 80 яшь тула. Бу язмам – бабамның юбилеена бүләгем. 

Мөслим районы Кызыл Яр авылында яшәүче кадерле бабам Әбүзәр Нуретдин улы Садертдиновка 27 октябрьдә 80 яшь тула. Бу язмам – бабамның юбилеена бүләгем. 
Мин һәрвакыт әниемнең “Сабыр һәм көчле булыгыз!” дигән сүзләрен ишетеп үстем. 
– Көчле кеше нинди була? Кеше көчне каян ала соң? – дигән сорауларыма каршы ул: 
– Бабаң кебек була. Ә көч кешегә әти-әнидән, әби-бабайлардан бирелә, ягъни ул нәсел көче була. Язмыш сиңа сынаулар биргәндә, тез астыңа китереп сукканда, сыгылмасаң, сынмасаң, чүгәләп, бераз гына хәл алып, аннан башыңны югары тотып, тагын алга атлап китә алсаң, димәк, синдә нәсел көче бар, – дип җавап бирә. 
Чыннан да, бабам – бик көчле рухлы кеше. Сау-сәламәт санлы булып якты дөньяга аваз салган бала, шук һәм хәрәкәтчән-җитез булып, тәгәрәп үсеп килгән бер мәлдә, 3-4 яшьләр тирәсендә урманда адаша. Шул вакыттагы көчле курку хисеннәндер колагы ишетмәс була, телсез дә кала. 
Кеше арасында югалмасын, киләчәктә үз көнен үзе күрсен, кимсенеп яшәмәсен дип, әти-әнисе аны эшкә өйрәтеп, актив шәхес итеп үстерәләр. Спорт белән дә шөгыльләнә бабам. Яшь вакытта сабантуйларда бил көрәшендә, гер күтәрүдә аңа тиңнәр булмаган. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” – ди халык. Ә минем бабам 170 һөнәргә иядер кебек. Ул – балта остасы, тимерче, мич чыгаручы, умартачы да – кыскасы, аның белмәгән, эшләп карамаган бер генә эше дә юктыр. Бар яклап та осталыгы өстенә, кешелеклелек сыйфатлары да соклангыч аның. Шулай булмаса, беләгендә мускуллары уйнап торган гаярь ир-егет, замандашларына йөзгә якын өй салып, исемен данга күмә алыр идемени?! Уңган, тырыш бабамны районда белмәгән кеше бар микән?! 
Мин аның яшь чактагы фото-рәсемнәренә карап, сокланып туя алмыйм. Кайчандыр кешеләр егылып караган һинд киноларындагы артистлар кебек булган ул: Ходай кешегә шулкадәр чибәрлекне бирсә дә бирә икән! Миңа калса, аның матурлыгын бер генә каләм остасы да, рәссам да язып, сурәтләп бирә алмас иде. Бабамның йөзе дә, күңеле дә бик күркәм шул. “Кешенең эчке матурлыгы белән тышкы матурлыгының тәңгәл килүе сирәк була”, – ди әнием. Сүз уңаеннан әйтим әле, минем Өммикамал әбием аңа карточкасын күреп гашыйк була да. 
...Эшкә уңган, төскә күркәм Әбүзәр бабам Өммикамал әбием белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, белем бирәләр. Тыныч, матур гомер итәләр алар. Тик тормышларына сөенеп, канәгать булып, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, 25 ел күзгә-күз карап, тату гомер кичергән парны аяусыз үлем аера: бабам 52 яшендә тол кала. 
Тәкъдире белән килешәсе килмичә, кайнар яшьләр коя, йөрәгенең сызлануына түзә алмыйча, ялгызы урманнарда йөри, әбием су ташыган чишмә сукмакларынннан атлый, зиратка да бик еш бара торган була. Авылдашлары хәтта, акылына зыян килмәгәе дип, курка калалар. 
Әмма күтәрелергә көч таба бабам: сынса, сыгылып төшсә, җаны кебек күргән балалары ни әйтер? Аларга туры юлны кем күрсәтер? Ялгыш адым ясаса, Өммикамалы рәнҗеп ятар... Шуларны аңлап, бабам кешеләргә үзенең көчле булуын тагын бер кат күрсәтә. “Яшәргә! Алга атларга!” – дип аңлата ул балаларына үзенең уен... Һәм гомерен газизләренә багышлый, үзе дә яшәү көчен аларда таба. Тормыш дәвам итә... Бабам бөтен йоласына, шартына туры китереп, улын өйләндерә, ике кызын кияүгә бирә. 
“Картлыгыңда салкыннан калтырамас өчен яшьлегеңдә балаларыңа җылы өрергә кирәк” дигән сүзләрне укыганым бар. Киң күңелле бабам балаларына җылы өрә белгән. Хәзер әнә үзе белән бергә яшәүче ике оныгы – Рифат белән Ринатның, якын итеп: “Әткәй-бабай,” дип эндәшүләре шуның ачык мисалы булып тора да. 
Бүген дә бабам балаларын катлаулы тормышның салкын җилләреннән саклап, ышыклап яши, киңәшләрен бирә, кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер тора. “Исән-сау булсаң, язмыш сынауларына бирешмисең, беренче чиратта, сәламәтлекне сакларга кирәк”, – дип өйрәтә ул безне. Тәүлекнең 24 сәгатен дә дөрес итеп бүлеп яши белгән бабам эштән, хезмәттән тәм табарга, тормышны яратырга, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтә. 
Әйе, Әбүзәр бабам – бәхетле бабай. Ул – гаилә учагын саклаучы, тугрылык үрнәге, барыбызның да горурлыгы. Ә иң мөһиме: өч баласының гаиләсенә, 6 оныгына һәм 1 оныкчыгына нәсел көченең үрнәге булып, шул көч белән сугарып торучы да...

Авылга без аны сагынып кайтабыз. Кайткан саен үзен озак-озак итеп, кысып кочаклап, сыенып торабыз. Рәхәт аның янында. 
Бөтен гүзәл сыйфатларны үзендә туплаган шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы җанлы бабамны барыбыз да туган көне белән ихлас котлыйбыз. Безнең өчен терәк-таяныч булып, сәламәтлектә яшәргә, һәммәбезне шатландырып, тагын озак еллар хәерле гомер кичерергә насыйп булсын аңа. 
Айгөл Хафизова. 
Казан – Бөгелмә – Кызыл Яр. 
Фото – Садретдиновларның 
гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: