Мөслим-информ

Азыклы ат кына арымый

Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе атна-ун көннән башланыр дип көтелә.

Чәршәмбе көнне районда тер­лек азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлекне бәяләү буенча комиссия эшләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия эшенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать ком­плексын инженер-тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов рәислек итте.

“Туган як” агрофирмасында, “Исла­мов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм берничә вак фермер хуҗалыгында бул­ганнан соң, белгечләр “Август-Мөслим” агрофирмасының Мөслимдәге базасына килделәр. Күренеп тора: агрофирманың тер­лек азыгы әзерләүдә катнашачак техника­сы энәдән-җептән төшкән кебек, ике сезон эшләгән димәссең дә. Өстәвенә яңалары да кайтачак икән.

– Быел иске “Ягуар” комбайннары чык­маячак. “Клаас” компаниясендә эшләнгән өр-яңа “Ягуар-950” комбайны кайтачак. Та­гылма чапкыч агрегатлары да җитәрлек. Дүрт берәмлек “Ролланд” пресс-подборщигы эшләячәк. Шушы көннәрдә печәнне шак­маклап төрүгә көйләнгән “Квадрант” пресс-подборщигы кайтты. Масса ташу­да, базларны таптатуда эшләячәк агре­гатлар да әзерлек сызыгына куелды, – ди агрофирманың баш инженеры Ринал Фаз­лыев.

Агрегатлар механизаторлар белән ком­плектовать ителгән, хезмәткә түләү расцен­калары эшләнгән.

– Базларны тутыру срогының саклану­ына, смена нормасын үтәүгә карап, меха­низаторлар көнгә 2-2,5 мең сум һәм аннан да күбрәк акча эшли алачак, – ди экономист Айзат Шәгалиев.

Агрофирмада кышлатудан калган азык запасы тагын ярты елга җитәрлек. Шуңа да карамастан, сезонга ныклы әзерлек белән киләләр. Бу аңлашыла да, чөнки Үрәзмәт авылында төзелүче роботлашты­рылган терлекчелек комплексына бу көздә үк 800 буаз тана кайтару көтелә. (Бүгенге көндә агрофирмада 1600 мөгезле эре тер­лек исәпләнә). Малларның баш саны ишәю әзерләнәчәк азыкның күләмен арттыруны таләп итәчәк. Агроном Вилсур Фәтхетдинов сүзләренә караганда, азык культуралары мәйданнары җитәрлек. Бер мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәре бар. Силос өчен һәм чәкән өчен кукуруз 800 гек­тарда чәчелә. Сенажга дигән берьеллык үлән өчен 510 гектар мәйдан бүленгән. Август­лылар быел силос өчен сорга культурасын чәчәргә планлаштыралар. Шул рәвешле һәр шартлы терлеккә 40-45 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләү максат итеп куелган. Бу – ел ярымлык азык, дигән сүз.

Комиссия членнары сезонда катнашачак агрегатларны җентекләп тикшерде, ургыч­ларны эшләтеп карады.

– Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп буенча терлек азыгы әзерләү техника­сы 1 майга әзерлек сызыгына куелырга тиеш иде. Район бу җаваплы кампаниягә нигездә әзер. Хуҗалыклар техниканы яңартуга йөз белән борылган. Аларда эшләүче механи­заторларны укыту-өйрәтү дә оештырылган. Терлек азыгын, технологик срокларны са­клап, мул һәм сыйфатлы итеп әзерләү өчен булган мөмкинлекләрдән файдалану гына кирәк, – диде Ришат Булатов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев сүзләренә караганда, бер еллык азык запасы бар.

– Быел 3 мең тонна печән, 16шар мең тон­на сенаж һәм силос әзерләү бурычы куелды. Район хуҗалыкларындагы 4500 баш шарт­лы терлеккә 30ар центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. 1 июньнән дә соңга калмыйча, күпьеллык үлән басуларына чыгу күздә тотыла. Бүген инде “Туган як” агрофир­масында малларга үлән урып ашата башла­дылар, – диде Ренат Вәлиев.

Комиссия “Туган як” агрофирмасында терлек азыгы әзерләү техникасының се­зонга әзерлеген үрнәк дип бәяләде. “Август-Мөслим” агрофирмасы – икенче, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урынга лаек булды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: