Мөслим-информ

Авырлыкларга түзеп яшәдек

Сабый чагым Түбән Табын авылында уза. 1934 елның ноябреннән 1939 елның апреленә кадәр әткәй шунда авыл советы рәисе булып эшли. Аннан соң Мөслим авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Мөслимдә Кооператив урамындагы 175 нче йортта яшәдек.

Мин Кооператив урамы белән Пушкин урамы чатындагы балалар бакчасына арткы яктан гына керә идем. Элек ул йортта мәчет булган. Манарасын кисеп, балалар бакчасы ясаганнар. Пушкин урамындагы 27 йортта “Алга” артеле урнашкан иде. Анда фотога төшерделәр, кием тектеләр, юкәдән капчык суктылар, аяк киемнәрен ремонтладылар.
1941 елның июнь башында безне – бакчага йөрүче балаларны аланга экскурсиягә алып бардылар. Без җиләк, чәчәк җыйдык, уйнадык. Төшке ашка кайтып утыргач, мөдир Рәхимә апа кереп: “Сугыш башланган”, – диде. Тәрбияче апалар еларга тотынды, кайберләре өйләренә кайтып китте. Мөдир апа: “Тынычланыгыз, балаларны озатыйк”, – диде. Өйдә мине: “Нигә кайттың?”– дип каршы алдылар. Мин: “Апалар сугыш башланган дип әйтергә куштылар”, – дидем. Әнкәй елый башлады. 13 яшьлек абыем Азылдан: “Сугыш нинди була ул?” – дип сорадым. Ул: “Сугыш булгач, бөтен әтиләрне, абыйларны, апаларны армиягә алып китәләр. Безнең әтине дә алалар”, – дип җавап бирде. Караңгы төшкәч әткәй эштән кайтты. Безнең, борчылып, аңа карап торганны күргәч: “Балалар, анасы, тыныч булыгыз. Бу кайгы безгә генә килмәде, бөтен илгә килде”, – диде.
Әткәйнең 1912 елгы энесе Кива абыйны армиягә озаттык. Ул фин сугышында катнашкан, кызыл командир булган. Андыйларны армиягә беренче итеп җибәрделәр. Әткәй комиссиядән үтмәгәч, сугышка китми калды. Без әткәйне бик сирәк күрә башладык. Ул авылдашларны озату буенча эшли. Мөслим авыл советына Иске Вәрәш белән Катмыш та керә. Барысына да җитешергә кирәк. Халыкны тынычландырырга, юатырга, хәрби комиссариаттан озатуны оештырырга кирәк. Казандагы Котдус исемле энесенең дә (1917 елгы) фронтка китүе турында хәбәр килде.
Сугыш башланган елны укырга кердем. Балалар бакчасы ишегалдында мәктәпкә китүчеләрне фотога төшерделәр. Укучылар көн саен кайсысы әтисенең, кайсысы абыйсының армиягә китүен килеп әйтәләр иде.
Әткәй дә, сугышка җибәрүләрен сорап, гариза яза. 1942 нче елның 12 апрелендә аны озаттык. Без – 14, 10, 8, 3 һәм 1 яшь тә 1 айлык биш бала – әнкәй белән калдык. Ике энем балалар бакчасына йөри иде. Иртән әнкәй эшкә китә. Без, балаларны бакчада калдырабыз да, мәктәпкә китәбез, алып кайтуын абыйларым алып кайта иде. Мәктәптән кайткач, өйдәге эшләрне караганнан соң, Леонид абыем колхозга эшкә китә. Арба тартып, Түбән болынга мичкә ягар өчен тал чыбыгын җыярга йөри. Сыерга ашатырга әз булса да печән алып кайта. Кышлыкка дип, лапас түбәсенә дә өеп куя иде. Кышлар бик салкын булды, ягарга утын булмады. Леонид абый, чана тартып, әрәмәдән чыбык-чабык җыйды, күлдәге камышларны урды. Абыйлар колхозда икмәк көлтәсен суктырганда салам алып кайталар иде. Аның беразын сыерга ашаттык, беразын мичкә яктык. Кыш көне сыер тизәген өеп бардык. Көннәр җылынгач, аны өеп, әзрәк су салып, таптап, калыпка салып, кирпеч ясыйсың да, көшел итеп өеп киптерәсең, кипкәч кышка ягарга бер дигән була.
Яз көне бәрәңге бакчасын казу башлана, көздән калган бәрәңгене җыеп пешерәбез. Нинди үләнне ашарга ярый, барысын да җыйдык. Бигрәк тә үзәккә үткәне – кабак яфрагы. Күпме кырсаң да, яфрагындагы чәнечкесе бетми, барыбер пешереп ашадык. Камыш тамырын да тазартып ашадык. Баллысын шунда ук ашыйбыз. Икенче төрлесен өйгә алып кайтабыз. Әнкәй, аны чистартып, онын ала да, әзрәк бәрәңге, он, камыш тамыры онын да кушып, ризык ясый иде.
“Путиловец” колхозының ындыр табагында (хәзер “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгыныкы) сушилка бар иде. Анда өч кеше – әнкәй, аның апасы Саһира түткәй һәм Мосаллия апа эшләде. Беркөнне күршеләрнең өч баласы, без өчәү шунда бардык. Ике мичкә утын тутырганнар, дөрләп яна. Әнкәйләр безне күргәч шаккаттылар. Түткәй, калай алып, ут өстенә куйды да куырырга бераз бодай салды. Без – алты бала – карап торабыз. Бөртекләр калай өстендә биешә, авыздан сулар килә. Берзаман каты итеп кычкырган тавыш ишетеп, читкә сикердек. Бригадир булган икән. Ул, калайны тартып алып, мич төбенә аударды, мескен бодайлар сикерә-сикерә утта янды. Шулай итеп, ач көе кайтып киттек. Әнкәйләргә каты гына эләккән бригадирдан. Олы абый ат белән икмәк урдыра иде. Басу капкасы төбендә эштән кайтучыларны тентегәннәр, кесәләрендә ашлык бөртеге булучыларның бер көнлек хезмәт көнен кисәчәкләр, дип сөйләде ул әнкәйгә, эштән кайткач.

 

Беркөнне балалар бакчасында “Колхозчы балалары бакчага йөртелми, апайларыңны башка китермә”, – диделәр. Мин мәктәпкә бармыйча, энеләремне карый башладым. Абыйлар бу хакта әткәйгә язганнар. Әткәй җавап хатында үзенең фронтта булуы һәм ташламалардан файдаланырга хокуклы икәнлеге турында рәсми кәгазь җибәрде. Ул документка, 1944 нче елның 31 декабренә кадәр яраклы, дип язылган иде. Таныклыкны балалар бакчасына илтеп бирдем һәм икенче көнне мәктәпкә йөри башладым.
Тукай урамындагы таш мәктәптә кыш көне бик салкын була. Мәктәп мичләренә утын ягыла иде. Аны өлкән класс укучылары кисеп яралар, кечерәкләр сарайга өяләр иде. Классларда өс киеме белән утырабыз. Савыттагы язу каралары ката. Салкын булса да, дәрес калдырмадык. Түбән класс укучыларын гына кайтарып җибәрәләр иде. Дәреслекләр җитми, дәфтәрләр юк. Китап битләре арасындагы буш урынга яза идек. Язу карасы ясар өчен, абыйлар әрәмәдән эт шомырты, үлән, тамыр җыялар. Агач кайрысын мич алдында кайнатып, кара ясыйлар иде.
Яз көне абыйлар басудан кар астында калган башак җыеп кайталар. Аларны киптереп, бөртеген койдылар да юып, мичтә киптереп, базда тимер көйледә төеп, он ясадылар. Әнкәй камыр куйды. Ул җитешкәч, мичкә тыкты да: “Пешкәч, алып ашарсыз”, – дип, эшкә китте. Без, ипи пешкәнен көтеп, сәкедә мичкә карап утырабыз. Әби килеп керде дә, мичкә карап: “Ипи пешереп ашадыгызмы?” – дип сорады. “Ипи мичтә”, – дидек. Ул: “Аллага шөкер”, – диде дә ипиләрне лапаска ташлап керде. “Яхшы килеп җиттем, ипи агулы, ашарга ярамый”, – диде. Әнкәй эштән йөгереп кайтты да мичкә карады. Хәлне сөйләгәч, безне кочаклап елады. Шул арада күрше керде. Ул бер баласының үлүен әйтте. Алар иртүк ипи пешереп ашаган булган икән. Ике-өч көн эчендә алты баласы да бер-бер артлы үлде. Балаларны җирләгәч, бабайлары да үлә. Кан чиреннән халык күпләп үлә, үлгәннәрне күмәргә кабер казучылар җитми. Кайвакытта бер кабергә икешәр мәет салып күмгәннәр.
Билал бабабыз: “Балалар, язлар җитәр, сугышлар бетәр. Әхмәтхафиз сугыштан исән-сау кайтыр. Авырлыкларга түзегез, сугыш озакка бармас инде. Исән калганнар җиңү алып кайтырлар”, – дип әйтә иде. Сүзләре рас килде: 1945 нче елның 2 июлендә әткәй сугыштан кайтты.

Рәсемдә: 1) Дания апа беренче класска укырга кергәндә. 1941 ел.
Дания ГАЛИЕВА-ГАНИЕВА.
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: