Мөслим-информ

Авылым тарихы. Яңа Усы

Яңа Усы авылы район үзәгеннән көнчыгышка таба 12 км ераклыкта Казанчы елгасы ярында матур табигатьле урында урнашкан. Авылга 1750 нче елларда нагайбак казаклары торак пункты буларак нигез салынган.

Яңа Усы авылы район үзәгеннән көнчыгышка таба 12 км ераклыкта Казанчы елгасы ярында матур табигатьле урында урнашкан. Авылга 1750 нче елларда нагайбак казаклары торак пункты буларак нигез салынган. Революциягә кадәр чыганакларда шулай ук Усы буларак искә алына. 1930-63 елларда рәсми документларда Зар Усы һәм Крәш. Усы авыллары билгеләнгән.

1860 елларга кадәр авыл кешеләре дәүләт крестьяннары булып исәпләнгән. Милли состав буенча крәшен татарларына, русларга һәм мариларга бүленгән. 1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда 4 су тегермәне эшләгән. 1859 елда чиркәү төзелә. Соңрак чиркәүдә мәктәп тә эшли башлый.

Балаларны укыту 1885 елда башлана. Башта балалар бер авыл йортында укый. 1895 елда беренче мәктәп салына. Аңа кадәр хәлле крестьяннар балаларын Бакалыда, Минзәләдә укыта. 1939 елда чиркәү ябыла, 1940 елда аның гөмбәзен кисеп төшерәләр.

1922 елга кадәр авыл Уфа губерниясе Бәләбәй өязе Нагайбак волостенә керә. 1922 елдан – Башкортостан АССРның Бәләбәй кантонында. 1926 нчы елның 25 гыйнварыннан Татарстан АССР Минзәлә кантонына кертелә. 1930 нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы составында.

ХХ гасыр башында казаклар авылдан китә, анда крәшен татарлары, руслар һәм марилар кала. Диннәр төрле булуга карамастан, усылылар татарлар, аеручы салмуханлылар, мәлләтамаклылар белән дус-тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп сабантуйлар, Питрау көнен, башка бәйрәмнәрне үткәрәләр.  

ХХ гасыр башында Бикмәч авылына егермедән артык мари гаиләсе килеп урнаша, руслар урман эчендәге инеш ярында Рассвет авылына нигез сала. Беренчеләрдән булып авылга Хлюпиннар, Горшуновлар, Зориннар һ. б. гаиләләр – барлыгы 20ләп хуҗалык күченә. Соңрак 20ләп гаилә Ясная Коммуна авылына нигез сала.

Усыда “Красный Октябрь” колхозы (рәисе – М. М. Кондратьев), “Зар Усы” (рәисе – Игнат Тазов), Бикмәчтә “Первомай” колхозлары төзелә. 1946 елда әлеге күмәк хуҗалыклар берләшеп, “Первомай” исемен ала.    

1921 елда авыл советы башкарма комитеты оештырыла (рәисе – Гарганий Алексеев). 1923 елда комсомол оешмасы төзелә. 1944 елда китапханә ачыла (Федор Смирнов). 1940 елда авылга радио кертелә, 1959 елда электр станциясе төзелә, терлекчелек фермаларына электр кертелә. 1963 елда авыл тулысынча электрлаштырыла.

1956 елда Үрнәк, Ясная Коммуна хуҗалыклары берләштерелә һәм “Үрнәк” колхозы (рәисе – Яхъя Абдуллин) барлыкка килә. 1963 елда “Первомай” колхозы ХХII партсъезд исемендәге колхоз дип үзгәртелә.

1942-1951 елларда мәктәп директоры булып Әхмәтсафа Салихов эшли. 1946 елда ул ТАССРның атказанган укытучысы исеменә лаек була, балаларга патриотик тәрбия биргән һәм фронтка ярдәм иткән өчен Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына лаек була. 1942 елдан 2000 елга кадәр директор вазыйфасында 11 кеше эшли. 1976 елда директор Гәрәй Бәхтигәрәев тырышлыгы белән ике катлы заманча мәктәп төзелә. 1988 елдан 1997 елга кадәр 6 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Яңа Усы мәктәбен тәмамлаучылар арасында танылган шәхесләр бик күп. Шуларның берсе – беренче космонавт Юрий гагаринның укытучысы Никон Егоров.

Яңа Усы авылыннан Бөнек Ватан сугышына 359 кеше китә, шуларның 191е вафат була һәм хәбәрсез югала, 168енә кире әйләнеп кайту насыйп була.

1980 елда Яңа Усы мәдәният йорты каршында Наилә Демидова тарафыннан “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле оеша. Бүген халык исеменә лаек булган әлеге ансамбль белән Миләүшә Филиппова җитәкчелек итә.

 Яңа Усы авылында 354 кеше яши. Яңа Усы мәктәбендә 30  укучы белем ала. Авылда мәдәният йорты,  балалар бакчасы, киптапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты, пекарня  эшли. Яңа Усы авыл җирлегендә “Нуретдинов” һәм “Матросов” фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикеләнгән " Ялкын" җәмгыяте  үз эшчәнлекләрен алып бара.

Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: