Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым тарихы. Тегермәнлек

Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.

Җен- фәлән дип  сөйләнүләр....

“Моннан ике мең еллар элек район территориясендә пьянобор культурасы истәлекләрен калдыручы фин-угор телле кабиләләр яшәгән”, – диелә “Мөслим төбәге” китабында(10 бит).Фин-угор кабиләсенә караган мари, удмурд, мордва халкы хәзерге Татарстан территориясенең төрле төбәкләрендә яшәгән һәм хәзер дә яшиләр. Шуларның бер эзе микән, әллә соңрак чорлар истәлегеме, Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә. Ләкин минем биатай ул урынны “чирмеш зираты” дип йөртә иде. Ул бу атаманы һавадан алып әйтмәгәндер. Картлардан ишетеп калган булгандыр.Үзе исән чакта шул турыда җентекләп сораштырырга башка да килмәгән шул! 2017 елның җәендә безнең якка килгән бер төркем галим-голәмәгә бу турыда әйтеп караган идем, әллә арада ул юнәлеш буенча эшләүчесе булмады, бик игътибарга алмадылар. Бәлки археологик тикшеренүләр көтәдер әлеге урын.

Тукаебызның, җен-фәлән дип сөйләнүләр, тезмәсе белән юкка гына башламадым әлеге бүлекне. Минем биатам лаеклы ялга чыккач, кул кушырып утырмыйм әле, дип колхозның ягулык майлау складына каравылчы булып урнашты. Ягулык материаллары сакланучы цистерналардан читтәрәк каравылчы өчен кечкенә генә бер өй дә салып куйганнар. Әти көндез берничә тапкыр ГСМ га барып кайта (ГСМ бездән ерак түгел, күренеп кенә тора.) Кич белән төнге каравылга китә. Территорияне бер кат йөреп, цистерналарны, краннарны тикшереп чыкканнан соң, капкаларын бикләп, каравыл өенә кереп ял итеп ала.

– Кәк бераз гына “тамак чылатып” барсам, берни булмый. Йоклап та алам. Ну, шайтан суы кермәсә, саташтыра да инде. Берсендә, йокымсырап кына киттем, бер яшь кенә кыз, “черрр” итеп чәрелдәп, куенымнан атылып чыкты да ишектән чыгып юк та булды. Тиз-тиз генә, белгәннәремне укып, башыма бүрегемне кидем дә чыгып тайдым, – дип сөйләгәне истә әле. – Берсендә тагын, бусы кыш көне, йокымсырап кына барам, стенага күсәк белән дөп итеп ордылар. “Кайсыгыз йөри анда, яп-янамайтлар!” дип чыксам – тып-тын. Өйне әйләнеп чыктым фонарь белән, бер генә эз дә юк ичмасам! Тагын берсендә шулай, җәй көне, тирә-якны карап, капкаларны бикләп, кереп кенә утырдым сәкегә, птырррр итеп мотоцикл килеп туктады ишек төбенә. Яшь-җилкенчәк матайларына бензин салдырырга килде бугай дип йөгереп чыктым. Беркем юк! Кабер тынлыгы! Күп булды инде андый хәлләр. Мыдыр-мыдыр сөйләшүләр дисеңме, кычкырып көлүләрме, такмаклап җырлаулар, гармун уйнаулармы... Кыңгыраулы атлар белән сызгыра-сызгыра чаптырып китүләрме...

Болар инде минем сүзләр түгел. Биатай алай үзе дә, психикасы да сау-сәламәт иде. “Догалар укый башлагач, тынып торалар беразга”, дия иде. Әллә йорты да каберлек өстенә салынган булганмы? Андый йортлар тыныгсыз була, диләр бит! Булмас димә, дөнья бу диләрме әле? !

Заправканың да урыны гына калып килә. Әти белән заправщица Рәшидә апа утырткан берничә каен агачы гына әкрен искән җилдә тибрәлеп моңаеп утыралар. Андагы хәлләрне хәзер алар гына беләдер  

Авылның йөзе – аның халкы.

Тегермәнлек халкы үзенең холкы, характеры белән башкалардан шактый аерылып тора. Тегермәнлекләрне заманында Шәйдүлкеләр (Тегермәнлек Шәйдүлкеләре) дип йөрткәннәр. Беренче артель башлыгы Шәйдуллин Шәмси дигән кеше булуы турында алдагы язмада әйткән идем инде. Артель кешеләрен гомумиләштереп, хуҗасы исеме белән шулай атаганнармы, әллә ул Шәмси абзый бераз үзсүзлерәк тә кеше булганмы. Кирегә яки үз сүзен генә сөйләп торса берәрсенең: “Һи,Тегермәнлек Шәйдүлкесе!” – дигәнен авылга килен булып төшкән апалардан еш ишетә идем элек! Тегермәнлекләрдә кирегә сөйләү, үзсүзлелек җитәрлек инде анысы! Үлсә үлә – үз сүзен тиз генә бирми!

– Ирем белән 33 ел яшәп, бер тапкыр да аның “да”дигәнен (“ярар” мәгънәсендә) ишеткәнем булмады! – дигән иде бер апа. Үзсүзле, кире булсалар да, барыбер син дигәнгә кайтып төшә тагын үзләре бераздан! Тегермәнлек халкы миңа үпкәләмәсен тагын. Һәр авыл халкының бер үзенчәлекле ягы була бит аның. Берләре – усал, сугыш чукмары, чаялар; икенчеләре – пошмас, ялкау; өченчеләре – бик эшчән, һөнәрле; дүртенчеләре – буйсынучан, куркак; бишенчеләренең карак дип даны чыккан һ.б. Үз сүзеңдә тору, үзсүзлелекнең дә яхшы яклары бар инде аның...

Тегермәнлек халкы – эшкә дә ныклы, тынгысыз халык. Әле мин авылга килен булып төшкән елларда (1976)  авыл гөрләп тора иде. Йорт саен 4-5 бала. Урам бала-чага тавышыннан гөр килеп тора. Кыш көне буа өстендәге ясалма шугалакка бала-чага янына яшь-җилкенчәк, хәтта гаиләле яшь ирләр дә килеп, кичке 8-9ларга кадәр шар сугалар. Аларның “гол” дип кычкырулары күрше авылларга кадәр ишетелеп торыр иде. Эш бар, фермалар бөтен хутына эшли. Авыл халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек тармагында хезмәт итә, төрле эштә йөри. Шундый төрле эштә карусыз хезмәт куйган берничә кеше турында язып китим әле. Хантимер абый Салихов, Мөнир абый Нәҗмиев, Зөфәр абый Вагыйзов – кибән, эскерт кую осталары. Печән өстендә, урып-җыю чорында эскерт өстенә аларны менгерәләр, чөнки алар кебек җиренә җиткереп, бу эшне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп эшләүчеләр бик сирәк булгандыр. Алар куйган кибән-эскертләргә су да үтми, җил-яңгыр да тими. Ремонт эшләренә дә башлыча аларны кушалар. Балталарын аркаларына салалар да, кая кушсалар, шунда китәләр. Күп сөйләшмәсләр, үзләре янында эшләүчеләргә дә таләпчәннәр. Ләчтит сатып, тәмәке тартып вакыт уздырмаслар. “Башта эшеңне бетер, аннан соң ял!” дигән девиз белән яшәде алар.

Нургали абый Салихов – алыптай гәүдәле ир, озак вакытлар тимерчелектә эшләгән. Ул да күп сөйләшмәс. Соңга таба фермада, төрле эшләрдә йөрде. Бер күтәргәндә, бер чүмәлә печәнне күтәреп ата. Кызу холыклы Миңнулла абый Гыйльфанов – балата осталары бригадасында да, төрле эшләрдә дә батырып, җиренә җиткереп эшли торган кеше. Аның яшелчә, җиләк-җимеш бакчасында эскәкләп алырга бер чүп таба алмассың! Кыяр-помидор иң элек аңарда өлгерә. Сакчыл кеше, әрәм-шәрәм итүне бер дә яратмый. Берсендә миңа ару гына дәрес тә бирде. Каршы яктагы буш урынга бура бураткан идек. Эре йомычкаларны чүпләп кертеп бетердек, әмма вак-төякләрен тачкага төяп түгәргә йөрим. Үтеп барышлый минем янга туктады да:

– Апай, нишлисең син! Шушы йомычкаларны түгеп әрәм итәсеңме? Әллә бик баеп киттегез? Һи, авырлык, мохтаҗлык күрмәгән шул сез! Монда бит 3-4 мунча ягарлык әйбер бар .Сезгә кирәк булмаса, үзем килеп алам, – ди.

Шундый кыйммәтле малны кешегә бирәләрме соң? Кабат аралап, тәки ишегалдына ташып бетердек балалар белән.

Миңнулла абый бик матур җырлый, диләр иде. Бер-ике мәртәбә ишеткәнем дә булды. Элек сугым, колхоз ашлары (колхозчылар көнендә) уза иде бит. Бик күңелле була иде. Шундый ашларда җырлаганы булды. Калын, моңлы тавышлы. Безнең биатай аны җырчы Фердинант Сәлаховка охшата иде. Телевизордан Ф. Сәлахов җырлый башласа: “Әнә, Миңнулла чыкты, Миңнулла җырлый. Тач Миңнулла инде!” – дия иде. Фердинант, чыннан да, олыгая-олыгая Миңнулла абыйның копиясенә әйләнде. Туганнар да түгел бит югыйсә! Җир йөзендә Һәр кешенең берничә копиядәше була диюләре хактыр!

“Төрле эш”категориясендә кырык елдан артык хезмәт куйган Роза апа Салихова турында язмасам дөрес булмас. Роза апа – ятим бала, әби-бабай тәрбиясендә үскән. Кече яшьтән тырышып-тырмашып дөнья көтә башлаган, күп эшкә бабасы өйрәткән аны. Ул ирләр кебек нык хатын иде. Печәнне ирләр белән ярышып чапты. Ул куйган чүмәлә, кибәннәргә сокланып карап торырлык! Аңа заманасында атын да, сыерын да җигәргә туры килгән. Нинди эшкә тотынса да азагына кадәр башкарып чыга. Туры сүзле, күп сөйләшеп тормас! Кирәген генә әйтер дә артыңа утыртыр! Колхозда печән өсте тәмамлануга, Роза апаны амбар тирәсенә, ындыр табагына чакырып алалар. Кыш буе шунда эшләде ул. Тузанлы эш! Орлык калибрлау, агулау, аларны капчыкларга тутыру...

Роза апа әбәдкә кайтканда, амбардан буш кайтырга тырышмый. Халат кесәсенә, җае килгәндә кечкенә сумкасына “мада” салып кайта. Моны үл кача-поса эшләми, тиеш, дип саный. Бер яшь җитәкче, аның бу “кыек” эшен күреп алып, кисәтү ясый. Магазинга баргач, аның шул турыда ачуы килеп сөйләгән чагына туры килдем.

– Минем ридикулит (ридикюль сүзе) белән алып кайткан чүпне олы итеп бурлыкка санап тора ишшу җитмәсә! Әйттем: “Барыбер бүлдәзир белән чокырга эттерәсез бит сез аны”, дидем. Машинасы белән урлаган кешеләрне тот, апаем, алай бик дакунный булсаң, дидем! Минеке бурлыкка керми. Таякка эшләгән еллар өчен түләве булыр колхозның, дидем.

Ире Хантимер абый белән урманчыга да эшләргә вакыт таптылар. Кечкенәдән үк ике малайларын чалгы тотарга өйрәтеп, Саклаубаш урманыннан дүртәүләп печән чабып, ел саен зур кибән куялар иде. Бервакыт, ындыр табагынада эшләгәндә, ялга туктадык та дөнья хәлләрен сөйләшә башладык. Шундагы хатыннарның берничәсе “Быел курмысыз калдык, кышны ничек чыгарбыз инде, колхозның да бернинди ярдәме юк”, дип зарланышырга тотынды.

– Калхузга гына ышанып, ялкауланып ятмагыз, эшләгез! Әнә, безнең маллар кыш буе печәнгә күмелеп ята! – дип, алга таба беребезгә дә авыз ачмаслык итеп әйтеп куйды Роза апа. Әле лаеклы ялга чыккач та, еш кына, ындыр табагы мөдире, агрономнар аны амбар эшенә чакырып ала иделәр.

Әмирҗан абый Мәүлиев озак еллар колхоз атларын карады, халык телендә – кунних конюх сүзеннән), ат җене кагылган кеше! Тәбәнәк кенә базык гәүдәле бу абзый гел хәрәкәттә. Әле генә атларына дип каян туры килә шуннан чабылган печән төягән арбасы белән урамнан келтерәп үтеп китә. Икенче карауга, йөгәнен иңсәсенә салып, тамак ялгарга кайтып бара. Капка төбендә утыручы карт-корыга сәлам бирми китми, абзый-бабайлар янына килеп, хәл-әхвәл сорашырга да иренми. Ул күбрәк ни-ни дип сөйләшә.

– Нитеп кайтам әле. Әле нигә... өйгә кайтып, нитеп киләм дә, тагын атларга салам нитәсе бар. Кыһым-кыһым, кичә ныграк нителгән. Ниме соң? (тамак чылатырлык берәр нәрсәң юкмы, дигән сүзе). Нитеп алмыйбызмы соң? Ат кирәк булса, нитәрбез, бирермен, ие...

И беркатлы, ярдәмчел авыл агае! Сезнең кебекләр сагынып сөйләргә генә калды шул! Аның кебек сызгыручы авылда, янәшә-тирәдә булдымы икән?! Атлары аның сызгырганын әллә каян ишетеп, танып ала. Утлап йөргән җирләреннән колакларын торгызып тыңланып бераз басып торалар да кайту ягына борылалар. Авыл җирендә көтү чираттан бит инде ул. Иртәгә Әмирҗан абый көтүгә чыгасы көнне хуҗабикәләр иртәрәк торырга тырыша. Җәйләрен көтү алырга бүтән кеше иртәнге дүрткә килсә, Әмирҗан абый, иртәнге өчтә авыл очына килеп басып, әче итеп сызгырып җибәрә! Синең сыерың бу вакытка савылып беткән булырга тиеш инде. Көтүне җиренә җиткереп көтә, аның чираты көнне маллар көтүдән туеп кайта. Әмирҗан абый фермада да, төрле эштә дә батырып эшләде.

Тегермәнлек халкының һәрберсе турында озаклап сөйләп булыр иде. Кем әйткәндәй, һәркайсы турында бер китап язарлык! Җыеп кына әйткәндә, алар хезмәт һәм җир кешеләре – гадиләр, гадәтиләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X