Мөслим-информ

Авылым тарихы. Тегермәнлек

Чишмәле авыллар матур булалар. Тегермәнлек тә текә таулар итәгенә сыенып аккан инеше, аның комлы төбеннән, бүрәнкәләр ясап, бәләкәй фонтан булып аткан кизләүләре, чурлап аккан чишмәләре, инеш белән авыл арасындагы түбәнлектә җәелгән киң болыны, карт таллары белән бик матур иде.

Колхоз атлары агач улаклардан су эчәләр, хатын-кызлар чишмәгә кер чайкарга, су алырга төшәләр иде. Хәзер чишмәләрнең суы кимегән, киң агач улакларны нечкә тимер торба алыштырган. Тимер буйлап аккан суның тәме башка, анда чын чишмә суы тәме юк. Инеш элекке кебек чиста түгел, кизләүләр дә атмыйлар, ахры. Атлар да юк, кер чайкаучы, су алучы хатын-кызлар да күренми. Чишмә юлыннан чыгып, авыл урамыннан барганда кемгә дә булса сәлам бирәсе, кемнеңдер сәламен аласы килә – сәламләшергә кеше юк. Бу балачагым авылы түгел инде.

Минем Фаягөл апам Чиләбе өлкәсенең Миасс дигән шәһәрендә яши. Мөслимгә кайтып, бераз ял итүгә, үзен Тегермәнлеккә алып баруны сорый. Авылда, чишмә, инеш буйларында йөреп, туган-тумачалар белән күрешеп, үзе әйткәнчә, сагынуын баса. Картлыгы бик бәхетле кебек, тик еш кына: “Әткәй исән булса, мин дә авылдан китмәгән булыр идем”, – дип кабатлый. Дөньясы түгәрәк булсын өчен аңа шушы авыл җитми. Тегермәнлектә безнең әни туган, Фаягөл апамның сугыш еллары балачагы әби-түтәйләр тәрбиясендә үткән. Соңгы кайтуында апам авылның Югары очына борынгы мәчет урынын эзләп менгән иде. Югары очтан авыл манзарасы искиткеч матур күренә, тирә-юньне, кинога төшереп, бөтен Рәсәйгэ күрсәтсәң дә булыр иде. Авыл матур. Инде нигезләре дә калмаган, зиратлары сөрелеп беткән авыллар турында, сагынып, китаплар, шигырьләр язалар, җырлар чыгаралар. Тегермәнлек турында бер шигырь, бер җыр да ишеткәнем юк, әллә мин генә күрми, ишетми калам. Киткәннәр сагынмаса, яшәгәннәр матурлыгын күрмәсә, шулайрак була. 
Бала чакта, берәр иптәш кызымны ияртеп, Тегермәнлеккә, әбигә кунакка, җәяүләп китә идек. Моңа хәзер 60 еллар. Ул чакта авыл халкы Мөслим юлын да җәяүләп таптады. Юл буйларында куаклар, бөрлегән, җиләк; сулыклар – әллә яңгыр сулары, әллә күлләр. Бер дә ашыгасы килми, җиләк җыясың, күбәләк, төклетура куасың. Рәхәтлек, матурлык. Әби өенең түр тәрәзәләре без киләсе Түбән Табын юлына карый иде. Соң чиккә җитеп ачыгып барып керүгә әби, өстәлгә түгел, борынгыча, ап-ак итеп юылган сәкегә, үзе әйткәнчә, дастарханын җәя, ризыгын тезә, самавырын өлгертә. Аның колмак белән пешергән, хуш исле вак көлчәләре, кар базыннан чыккан салкын каймагы, катыгы, казанда сөттә пешкән эре яркалы бәрәңгеләре, баллы-майлы талканнары минем кебек ярым тук ярты ятимгә түгел, миңа ияреп килгән әтиле кызларга да бик тансык сыйлар иде. Ул елларда Мөслимнең колхозчы булмаган күпчелек халкы, бигрәк тә ашау ягыннан, бик җиңел яшәми иде. 
Әбиләрнең бәрәңге бакчасы артында гына әрәмәлек. Без кереп, адашмасын, диептер, әнинең энесе Нигъмәлгата абый безне, әрәмә күлләрендә аждаһалар яши, дип кисәтеп куя иде. Имеш, көчле җил, өермә чыкса, шул аждаһаларны, суырып, күлдән күккә күтәрә икән. Кая әрәмәгә аяк басу! Тугаш юлы тузаннарын бөтереп, көчлерәк җил купса да, аждаһа алып китәр, дип куркып, өйгә кереп кача идек. Авылның безнең кебек вак балалар өчен шактый тирән елгасында кайчакта тузбаш еланнар йөзә. Без алардан курыкмыйча суга кергәнгә олылар, елгада җеп еланнары бар, диләр иде. Күргәнебез булмаса да, аларыннан курка идек. Гата абзыебыз хикәятләр бик күп белә иде, әллә үзе уйлап табып сөйләгән. Сөйли башласа, куркудан тын да алмый тыңлыйбыз. Абыйның басуда төнге эштә вакытта “үзе шаһит булган”, йолдызлы аяз күктән, шаулашып, сызгырып, думбралар дөбердәтеп күзгә күренмичә узып киткән пәри туйлары турындагы хикәятен, гомумән, ул сөйләгән бер хикәятне дә минем бер китапта да укыганым булмады. Күпме язылмаган әкият аның үзе белән китте, пәри туйлары гына әкиятләрдән җиргә төште хәзер. 
Егерменче гасыр башларында тау башында әниемнең Әхмәтвәли бабаеның алма бакчалы, аслы-өсле өе булган. Бабай өч малаен, өйләндереп, Түбән очка башка чыгарган. Тау башына кемнәр, кайчан, ни сәбәп белән килеп утырган булгандыр, берәрсе кызыксындымы икән? Колхозлашу елларында таудагы каралты-кураларда яшь колхозның фермасын оештырганнар. Аннары инде, авылга нинди афәт китерәсен уйламыйча, сыерчылык комплексының олы-олы торакларын төзеп куйдылар. Терлекләрнең баш саны артты, ферма тирәләрен, тау битләрен, чокыр-чакырларны тирес басты. Тау белән авыл арасындагы ямьле болын, буа, инеш, елга якын килмәслек шакшы оясына әйләнгән иде. 1995 еллар булгандыр: комплекстан агып төшкән сыек тирес минем абзыйларымның да йорт-ихаталарын басып китү куркынычын тудырган иде. Тугаш юлын күтәртеп кенә хуҗалыкларны тирес астында калудан коткардылар. Соңгы елларда, тауда терлек беткәч, табигать чистарына башлады. Хәзер тау башында Әхмәтвәли бабайның бай утары да, бай колхозның терлек тораклары да юк. 
Язын һәм җәй башларында әбиләр өе каршындагы хәтфә үләнле ферма тавы битендә агач станокларда киндер талкыйлар, кукуруза үсентесе үстерү өчен черемәдән чүлмәкләр ясыйлар иде. Хатын-кызның үзәгенә үткәндер, киндер талкуның ямьсез генә табышмагын да чыгарганнар. Гади генә эш сыман тоелса да, көн буе дыкылдап станок сугарга яшьрәк, ныклырак хатын-кызларны куялар иде. Шунда ук Түбән оч балалары тәгәрәп, уйнап, күңел ачтылар. Бу тау битен дә шайтан таягы, сукыр кычытканның коры куралары баскан иде. Балачак авылын сагынып кайткан апам, яраткан авылының бетүен күреп, бик кайгыра иде. Әбиебезнең ике тапкыр бик каты елаганы апамның исендә калган. Берсе – мәчет манарасы, шыңгырдап, авып төшкәч. Икенчесе – Сталинның үлде хәбәрен ишеткәч. Әби, Сталинның стенадагы сурәтен сыйпый-сыйпый: “Синнән башка ничек яшәрбез, ниләр күрербез”, – дип елаган иде, ди. Кем үлсә дә, ни күрсәң дә, яшисең икән, гомер бетмәсә. 
Элегрәк авыл кешесе, авылга ярдәм итәргә акча эшләп булмасмы, дип, читкә чыга иде. Шәһәрчә һөнәре булмаган авыл халкы иң авыр эшләрдә эшләп күтәрелде. 1951 елда, әтинең вафатыннан соң чирле әни, вак-вак балалар – барыбыз да бер Фаягөл апага өелеп калдык. Исән булса, әти алдагы язда Мәскәүнең Тимирязев академиясендә диплом яклыйсы иде, үзе исән чакта олы апамны укытып чыгарырга хыялланды. 39 яшьтәге әткәйнең хыяллары бик күп иде, тик гомере генә аз калган булган. Әти вафатыннан соң, Фаягөл апам укый алмады, 16-17 яшьләрендә, эш эзләп, “читкә” чыгып китте. Бөгелмә шәһәрендә, Горький торфлыкларында эшләп, бар тапканына безне карады. Аннары Тымытык авылының Хатыйп исемле егетенә кияүгә чыкты. Себер тайгаларында 40 градус салкыннарда “времянка”ларда яшәп, Братск ГЭСын төзүдә, соңрак Миассның ракеталар үзәген төзү-коруда эшләделәр. Апам, фәнни-тикшеренү институтының ракета ягулыклары лабораториясендә эшләп, пенсиягә чыкты. Быелның март аенда аңа 80 яшь тулды. Җизнәбез 9 яшьтән ятим калган, хәер сорашкан, балалар йортында булган, безнең хәлгә керә, берсүзсез безгә ярдәм итә иде. Миһербанлы апа-җизни кайгыртуы белән 56-57 елларда тамак туя, өс бөтәя башлады. 
Читләргә бер әһәмияте дә булмаган бу әйберләрне мин бүгенге тормыштан зарланырга яратучыларга гыйбрәт булсын өчен генә яздым. Дөньяның авыр чагы да була, җиңел чагы да җитәрлек. 
...Тегермәнлек әле дә матур, безнең өчен матур, исеме генә онытылып бара. Олы итеп “Тегермәнлек” дип язылган күрсәткеч бер җирдә дә күрмәдем. Исән авылның исемен онытуны мин аңлый алмыйм. Гүзәл инеше, чишмәләре, болыннары экологик фаҗигадән айнып килә, инде авылның исемен дә язып куярга иде бит. 
Мөхәммәт Мәһдиевнең Сафый абзые: “Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт”, – дип куанган. Аңа кушылып, мин дә: “Әле дә язмыш еракларга ташлаган балаларының җанын җылытып тоткан, сагындырып, үзенә кайтарган, күңелләрен юаткан, чишмәлеме, чишмәсезме, авылларыбыз исән әле”, – димен. 

Разия Гыйлаҗина, 
Татарстанның атказанган юристы. 
Фотолар – гаилә 
архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: