Мөслим-информ

"АВЫЛЫМ ТАРИХЫ": Түбән Табын авылы турында

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз  турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Түбән Табын авылы Табын елгасы ярында, Мөслимнән төньяк-көнбатышка таба 16 км ераклыкта урнашкан. VII гасырда ук инде бирегә Көнбатыш Себер якларыннан күченеп килүчеләр була. Соңрак вак төркемнәр белән казан татарлары күченә башлый. ХIХ гасырда авылда дәүләт крестьяннары һәм крестьян-припущенниклар яши. Аларны башкорт, татар һәм типтәрләргә бүлгәннәр. Авылның исеме беренче күченүчеләрнең борынгы общинасы исеменнән (Кара Табын) алынган. Элек алар Башкортостан Республикасы территориясендә Урал елгасы буенда яшәгән. 
Өлкәннәр сөйләве буенча XVIII гасырда җирле крестьяннар Пугачев восстаниесендә катнаша. Корбаннар күп була, әмма каберлекләр сакланмаган. Баш күтәрүчеләр, ә алар якын-тирә авыллардан да килә, күрше Тугаш авылында җыела. Әйләнә-тирәдәге авыл халкы бу канкоештан яшеренергә мәҗбүр була һәм авылларына баш күтәрүчеләр киткәч кенә кайта. 
1870 елда Түбән Табын авылында 64 хуҗалыкта 360 кеше яши. Халык башлыча терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Авыл да мәчет һәм аның дини белем бирүче мәктәбе эшли. Октябрь революциясенә кадәр тагын бер мәчет төзелә. Ул ике катлы була. 1924 елдан 1961 елга кадәр Сталин исемендәге башлангыч мәктәп эшли. 1961 елда кирпечтән ике катлы яңа мәктәп бинасы төзелә. Бүген анда Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе эшли.
1929 елда Түбән Табында күмәк хуҗалык оеша. Ул чорда авылда 145 хуҗалык исәпләнә, шуларның 74е колхозга керә. Колхоз рәисе итеп Вагыйз Газизов билгеләнә. Котдус Гыйлаҗев авыл советы рәисе була. Күмәк хуҗалыкка “Ык буе” исеме бирелә. 1930 елда беренче трактор кайта. Нурҗиһан Сафина һәм Гайшә Шәрифуллина беренче тракторчылар була. 1934 елдан 1939 елга кадәр авыл советы рәисе булып Хафиз Ганиев эшли.
Бөек Ватан сугышына авылдан 146 кеше китә, шуларның 87се яу кырында ятып кала яисә хәбәрсез югала. 
1960-1980 еллар зур төзелеш чоры була. Хуҗалык белән Хәкимулла Шәйхрамов җитәкчелек итә. Терлекчелек комплекслары, мәдәният йортлары, тегермән, өсте ябулы ындыр табагы, янгын сүндерүчеләр депосы, хуҗалык идарәсе, кибетләр, мәктәпләр һәм торак йортлар төзелә. 90 нчы еллар башында авылга газ кертелә. Ул чорда колхоз белән Рафис Кадыйров җитәкчелек итә. 
Түбән Табын авыл җирлегенә Түбән Табын (2016 ел мәгълүматлары буенча 186 кеше яши), Югары Табын (360 кеше), Тугаш (249 кеше), Тамьян (76 кеше), Тегермәнлек (89 кеше), Краснояр (5 кеше) авыллары керә. Бүгенге көндә Түбән Табын авылында ??? кеше яши.
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова алып бара. 
Фото ???

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: